Күбесенчә каралту техникасы белән эшли.

Биографиясе

1910 елның 12 феврале, Казан губернасы Мамадыш өязе, хәзерге Саба районы Тенеки авылы – 2006 елның 6 сентябре, шунда ук.

Гаилә артелендә җепкыр, уеп ясау, чүкеп ясау һәм кою юлы белән заказ буенча көмеш бизәмәләр (чулпы, беләзек, алка, йөзекләр, Коръән тартмачыклары һ.б.) ясаучы бертуган абыйсы Габдрахман Ганиев һәм кардәше Габдулла Латыйповтан 8 яшендә зәркәнчелек эшенә өйрәнә башлый.

Узган гасырларда Тенеки авылы һәм күрше-тирәдәге Йосыф-Алан, Юлбат, Байлар Сабасы һәм башка авыллар зәркәнчелек һөнәре үзәкләре булып таныла, аларда бизәмәләр, көнкүреш кирәк-яраклары (комган, савыт-саба, ләгәннәр һ.б.) ясаучы көмешчеләр һәм бакырчылар эшли.

Бертуган Ганиевләр башка зәркәнчеләр белән бергә Башкортстанга, Оренбург һәм Әстерхан өлкәләренә, Казакъстанга һәм кыргыз далаларына йөреп эшлиләр; фаразланганча, көмеш каралту алымын элеккеге Уфа губернасы Кырмыскалы авылында үзләштерәләр, һәм аларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә Тенеки XX йөз башында Казан артында каралту һөнәрчелеге үзәге булып әверелә.

1920 еллар ахыры – 1930 еллар башында кустарь зәркәнчеләр кулаклар сыйныфына кертелә, Х.Г.Ганиев колхозда тракторчы булып эшли башлый.

1941–1944 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша, яраланып, туган авылына кайта.

25 ел дәвамында тимерче булып эшли.

1970 еллар башында Саба районының Шәмәрдән эшчеләр посёлогында оештырылган зәркәнчелек цехына остаз итеп чакырыла. Цех озак эшләми, көмеш куллану тыелганлыктан, ул ябыла.

Шәхси заказлар кабул итеп, 1998 елга кадәр Х.Г.Ганиев мөстәкыйль рәвештә эшли. Хатыны Мөкәррәмә Ганиева шулай ук каралту эшен үзләштерә, ул нәфисрәк, катлаулырак бизәкләрне уя.

Күргәзмәләре

Х.Г.Ганиев 1 нче республика гамәли бизәлеш сәнгате күргәзмәсендә (1983 ел), Г.Тукайның 100 еллыгына багышланган күргәзмәдә (1986 ел), төбәкара «Зур Идел» күргәзмәсендә (Чабаксар, 1985 ел) һәм башкаларда катнаша.

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре Татарстан Республикасы Милли музеенда, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, шәхси коллекцияләрдә саклана.

Х.Г.Ганиевның эш кораллары Саба районы музеена тапшырылган.

Әдәбият

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920-е - начало 1990-х годов), Казань, 1995.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова.