Полиграфик ысул белән күчереп басыла. Плакат җәмәгать урыннарында халыкка йогынты ясау өчен әзерләнә, сәяси плакат (социаль, патриотик) һәм реклама плакаты (сәүдә рекламасы, кинореклама) төрләренә бүленә.

Сәяси плакатлар

Казанда беренче сәяси плакатлар 1917 елда Февраль революциясе вакытында барлыкка килә. Аларны иҗат итүдә К.К.Чеботарёв һәм Казан сәнгать мәктәбенең башка вәкилләре катнаша. Плакат сәнгатенең күтәрелеш чоры Гражданнар сугышы вакытына туры килә. Плакатлар Запас армия штабында һәм сәяси бүлегендә, Идел буе хәрби округының сәяси идарәсендә басыла. Һәрвакыт диярлек аноним, еш кына талантлы һәм уңышлы техник алымнар белән башкарылган төсле плакатлар Антантага каршы көрәшкә чакыралар, дезертирларны фаш итәләр (Казан рәссамнары — плакат чыгару белән җитәкчелек иткән һәм аларның эскизларын әзерләгән И.А.Никитин, В.В.Кудряшов һ.б.).

1919 ел башында Казанга плакат остасы В.Н.Дени (Денисов) килә. 1920 елның ахырында Мәскәүгә киткәнгә кадәр, ул Идел буе хәрби комиссариатының Агитмәгариф бүлегендә сәнгать секциясен җитәкли. Героик һәм сатирик плакат жанрын үстерүгә зур өлеш кертә («Антанта», 1919; «Селян Мәрьям-Анасы», 1919). Соңрак, Казанда басылган күп кенә плакатлар В.Н.Дени, Д.С.Моор (Орлов) һәм башка совет графикларының оригинал хезмәтләрен кабатлыйлар, трафарет буенча «Окна РОСТА» чыгарыла.

1919 һәм 1920 елларда Казан губернасының матбугат бүлеге (соңрак — Госиздат) төсле буяулар белән эшләнгән берничә литографик плакат бастыра, бүлек белән В.В.Кудряшов («Бөлгенлек богауларын көчле хезмәт белән өзик» һ.б.) һәм И.В.Симаков («Китап — безнең чор тормышы» һ.б.) актив хезмәттәшлек итә. Казанда плакат кыска вакыт арасында артык катлауландырылган, уйлап чыгарылган аллегорик темалардан динамик, ачык һәм ышандырырлык образларга кадәр юл үтә. Аларның үзенчәлекләре җирле тематика һәм Казан рәссамнарының иҗаты йогынтысында формалаша. Шулай ук Казанда басылучы плакатның күпчелек өлеше аноним һәм еш кына түбән сыйфатлы була.

Беренче имин еллар плакатлары 1921–1922 еллар Главполитпросвет тарафыннан, күбесенчә кара төс белән генә басыла һәм Идел буендагы ачлык, наданлык, хәерчелеккә каршы көрәшкә, мәдәният-мәгърифәт һәм профсозлар эшчәнлегенә багышлана. Шулай ук дәүләт идарәсе тармаклары — Сәламәтлек саклау, Халык мәгарифе халык комиссариатларының, Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең плакатлары да басылып тора. Алар арасында Ачлыктан интегүчеләргә ярдәм итү комитетының турыдан-туры хисләргә мөрәҗәгать итү («Ачлык-патша» һәм «Ачлыкның сөякчел куллары», 1920, рәссамы билгесез), фаҗига тирәнлеген ачу («Ярдәм ит!», Д.С.Моор, 1921) яки агитация максатында башкарылган («Ун тук кеше бер ач кешене туендырсын», «Барлык илләрнең эшчеләре пролетариат революциясе авангардын ачлыктан коткарыр», 1922) плакатлары эчтәлекнең тәэсирле чагылышы белән аерылып торалар.

1920 еллардан башлап, рәссамнар В.Э.Вильковиская, Н.С.Шикалов, И.Н.Плещинский, М.В.Барашов, Н.М.Сокольский һ.б. эшләгән, Ф.П.Гаврилов җитәкләгән Казан сәнгать-архитектура остаханәләре плакатлар иҗаты үзәгенә әйләнә. Плакатлар, гадәттә, төсле литография, сирәк кенә линолеумдагы гравюра техникасында языла һәм остаханәләрдә басыла. Плакатларның стильләре (реализмнан экспрессионизмга кадәр) һәм темалары (дөнья революциясеннән җирле вакыйгаларга кадәр) төрле: «1 Майда бөтендөнья хезмәт ияләре капиталга каршы бердәм фронт яулый» (рәссам Н.Сокольский) һәм «Ирекле булу өчен көчле булыгыз!» (рәссам М.Барашов, Казандагы 2 нче Идел буе спорт олимпиадасына багышлана, 1923).

Татарча плакатлар

В.П.Соколов. «Шәрекъ музеена!» («Шәрекъ көндәлек тормышына, тарихына һәм сәнгатенә кагылышлы барлык әйберләрне музейга илтегез»). Кәгазь, тушь. Датасы күрсәтелмәгән

Казанда ясалган плакат гарәп графикасындагы татарча язмалар, татар персонажлары, татар көнкүреше, архитектурасы, сәнгате элементларын куллану («Шәрекъ музеена Шәрекъ көндәлек тормышына, тарихына һәм сәнгатенә кагылышлы барлык әйберләрне музейга илтегез», рәссам В.П.Соколов, «Өмид» типолитографиясе, вакыты билгесез), сюжет-жанр композицияләре төзү («Чәчү кырларын киңәйтү — бөлгенлектән һәм ачлыктан котылу юлы», рәссам Г.А.Медведев, Госиздат, 1921), еш кына татар авылы тормышы күренешләрен сурәтләү («Тынычлык, хезмәт, икмәк» — татар телендә, авторы һәм вакыты күрсәтелмәгән, «Өмид» типолитографиясендә басылган) белән аерылып тора.

Плакат жанрына беренче булып мөрәҗәгать иткән татар рәссамнарының берсе — Ф.Ш.Таһиров. «Яңалиф» җәмгыяте аның эскизы буенча латин алфавитын кулланышка кертүне пропагандалаучы «Яңа төрки алфавит турында» плакат чыгара. 1920 еллар азагында күп кенә татар рәссамнары Татгосиздат һәм «Гажур» нәшрияты белән хезмәттәшлек итәләр: мәсәлән, рәсем, фотопроекция һәм стильләшкән шрифт кулланып эшләүче («Татгосиздаттан китап сатып ал», 1929; «Сөтне чиста керәч савытта саклагыз», 1930), плакатлары контурлы рәсем һәм колорит, татар халык сәнгатенә хас локаль төсләр куллану осталыгы белән аерылып торган Ш.Н.Мөхәммәтҗанов; Б.Йосыпов («Татиздатта китаплар һәм журналлар», 1929) һ.б. 1929 елда Казанда «Казан плакаты» дип исемләнгән беренче плакат күргәзмәсе була.

1930 елларда әлеге өлкәдә Б.М.Әлминов һәм М.М.Габдуллин кебек осталар эшләвенә карамастан, плакат сәнгате торгынлык кичерә. Плакат яңа көч белән Бөек Ватан сугышы елларында яңара. Ул Гражданнар сугышы чорының иң яхшы традицияләрен дәвам итсә дә, шул еллар плакатларыннан нык аерыла. Дошманның чын йөзен сатирик юл белән фаш итү — плакатта әйдәп баручы юнәлеш булып тора (Б.М.Әлминовның «Фашизмның канлы сатраплары»; Р.Ф.Сәйфуллинның «Яңа тәртип» һәм «Капитализмның бәйдәге этләре» һ.б.), шулай ук шәһәрләрнең героик оборонасына һәм азат ителүенә (И.Е.Бобровицкийның «Кавказ дошманны үткәрмәс»; Н.М.Сокольскийның «Канга — кан, үлемгә — үлем»; Э.Б.Гельмсның «Немецларны Днепрда кыйныйбыз»; А.А.Прытковның «Ленинград бирелмәс» һ.б.), тыл хезмәтчәннәренә (Б.М.Әлминовның «Фронтка икмәк»; Р.Сәйфуллинның «Һәр бөртек — дошман башына» һ.б.) багышланган плакатлар да басыла. Басма плакат Татгосиздат тарафыннан да, бер үк вакытта, 1941–1945 елларда И.Е.Бобровицкий, Н.М.Сокольский һәм шагыйрь Б.И.Зернит башлангычы белән оештырылган «Окна сатиры»да да чыгарыла. Шәһәр витриналары, Казандагы эре предприятиеләр һәм учреждениеләрнең стендлары «Окна сатиры» плакатлары белән тулы була һәм алар вакытында чыгарылулары белән аерылып торалар; шигырь текстларын Казандагы шагыйрьләр иҗат итә. Плакатлар «Татхудожник» остаханәләрендә аз тираж белән, трафарет ярдәмендә кулдан әзерләнә (барлыгы 170 сан дөнья күрә). Авторлары — И.Е.Бобровицкий, Э.Б.Гельмс, Н.М.Сокольский, А.А.Прытков, Г.П.Катков, А.Н.Кашаев, И.Н.Овчинниковлар.

Кайбер плакатлар бер-бер артлы тезелгән картиналарның мавыктыргыч сюжеты белән җәлеп итсә («Хәерчелектән хәйлә коткарыр», 1942, рәссам И.Бобровицкий), көчле гротескка, сатирик гомумиләштерүгә ия булулары белән тартып тора («Явыз козгыннар җыелды», А.Прытков, 1943, №78; «Кирәкләрен алдылар», Э.Гельмс, 1944, №117). «Окна сатиры» сәхифәләрендә Кукрыникслар, Б.Е.Ефимов, И.М.Тоидзе һ.б. күренекле совет плакатчыларының эшләре күчерелеп басыла. 1941 елда танылган Мәскәү рәссамы В.Б.Корецкий тарафыннан Казанда тагын бер плакат остаханәсе оештырыла. Аның эшенә ул Казан рәссамы Б.М.Әлминов һәм Д.С.Моорның талантлы шәкерте Р.Ф.Сәйфуллинны җәлеп итә.

Бөек Ватан сугышыннан соң, плакат үсеше сүлпәнәя. 1940 еллар ахырында — 1950 елларда иҗат ителгән әсәрләр (Б.М.Әлминов, Н.М.Сокольский һәм Х.Г.Якупов хезмәтләреннән кала) чишелешләрнең калыпка салынуы, сатирик кискенлекнең югалуы белән аерылып тора.

«Агитплакат» остаханәсе

И.К.Әхмәдиев. «Совет Армиясенә — 60». Плакат эскизы. Кәгазь, гуашь. 1978

1961 елда Казанда, Л.Я.Елькович башлангычында, Татарстанның графика сәнгате тарихында яңа сәхифәләр ачкан, Идел буенда бердәнбер «Агитплакат» остаханәсе оеша. Ефәк җеп ярдәмендә рәсем төшерү техникасында эшләнгән плакатлар фикерләренең үзенчәлекле, идеяләренең үткен, формаларының җете ачык һәм тасвирлы булулары белән аерылып тора. Басмаларның тиражы 1 мең данәгә кадәр җитә. «Агитплакат» эше белән редколлегия: Л.Я.Елькович (редактор), И.К.Колмогорцева, Е.В.Киселёва һ.б. җитәкчелек итә. Авторлары — әйдәп баручы графиклар, шул исәптән «Чаян» журналы рәссамнары була; С.М.Бубеннов, П.Н.Григорьев, Е.В.Киселёва, И.К.Колмогорцева, Э.Г.Ситдыйков, И.С.Хантимеров, И.Л.Язынин актив һәм мавыгып эшли. Казан рәссамнары плакатлары «Зур Идел», «Советская Россия», күргәзмәләрендә һәм халыкара күргәзмәләрдә даими катнашып килә. 1960 елларда плакатка яңа, талантлы буын: Л.Х.Насыйров, В.К.Фёдоров, Р.Ә.Төхфәтуллин, Л.М.Кальюранд мөрәҗәгать итә. И.К.Әхмәдиевнең («Иделдә очрашырбыз!» «Идел» халыкара лагеренда совет һәм япон яшьләре фестиваленә, 1967), Р.Ә.Килдебәковның («Татарстан, Беренче май бәйрәме ничек килешә сиңа!», 1968), А.К.Закировның театраль плакатлары сәнгать формаларының бизәлеше, милли образлылыгы белән аерылып торалар.

1970 елларда КамАЗ төзелеше үзәк темаларның берсенә әйләнә. Бөтенсоюз төзелеше романтикасы Е.В.Киселёва («КамАЗ — минем хыялым», 1972), И.Г.Закиров һәм Н.Х.Сәлахиев («Рәхим ит, КамАЗ!», 1974), В.К.Фёдоров («КамАЗ төзүчеләр! Беренче автомобильне бирик»; 1974) әсәрләрендә гәүдәләнә. Плакат шулай ук яшьләр тәрбиясе, табигатьне һәм мәдәният ядкәрләрен саклау темалары яктыртыла; байтак плакат нефтьчеләргә һәм авыл хезмәтчәннәренә багышлана.

1970–1980 еллар — «Агитплакат»ның күтәрелеш чоры: аның коллективына Р.С.Сафиуллин, Г.Л.Эйдинов, А.Е.Простов-Покровский, Е.П.Мишаков кебек талантлы яшь рәссамнар килеп кушыла. 1990 елларда «Агитплакат»ка язылу һәм аны финанслау туктала (соңгы чыгарылыш — 1993 ел), социаль, сатирик, патриотик плакат юкка чыга.

Хәзерге вакытта ксерокүчермә, фоторәсем, компьютер технологияләре ярдәмендә башкарылган реклама плакаты үсештә.

И.К.Колмогорцева. «Рәхим итегез!». Плакат эскизы. Кәгазь, гуашь. Датасы күрсәтелмәгән

Әдәбият

Елькович Л.Я. Сатирическая графика художников Татарии. М., 1963;

Файнберг А.Б. Политический плакат Казанских художников. 1941–1945. К., 1965;

Червонная С.М. Искусство Советской Татарии: Живопись, скульптура, графика. М., 1978;

Колмогорцева И.К. В гуще событий: Из истории Казанского агитплаката // Казань. 2006. № 8/9.

Автор — М.Е.Ильина