Татар ир-ат баш киемнәре: бүрекләр

Казан губернасында XVIII-XIX йөзләрдә киң таралган кәсепчелек тармагы. Аеруча Казан, Мамадыш, Тәтеш өязләре авылларында артельләргә тупланып эшләү киң таралган. Казан өязендәге Урта Аты авылы баш киемнәре тегү кәсепчелеге үзәге буларак дан тоткан.

Җитештерелгән баш киемнәре, җирле базарлардан тыш, Мәкәрҗә ярминкәсендә сатылган.

1911 елда баш киемнәре тегү кәсепчелеге белән 169 хуҗалыкта 322 кеше шөгыльләнүе теркәлгән. Алар тарафыннан кышкы һәм җәйге баш киемнәре җитештерелгән.

Шулай ук кара Бүрек, Калфак, Түбәтәй.

Әдәбият                

Воробьёв Н.И. Казанские татары. К., 1953;

Халиков Н.А. Хозяйство татар Поволжья и Урала. К., 1995.