Биографиясе

1987 елның 16 июлендә Наманган шәһәрендә (Үзбәкстан) туа.

П.И.Чайковский исемендәге Симферополь музыка училищесын (2007, Л.Р.Чалбашева классы), Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (2012, профессор З.Д.Сөнгатуллина классы) тәмамлый.

2012 елда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры труппасына кабул ителә.

2015 елда Э.Низамовның "Кара пулат" операсында (Ренат Харис либреттосы, режиссеры Георгий Ковтун) Нәргизә партиясен башкара.

2015 елның җәендә Манчинелли театры сәхнәсендә Дж.Пуччининың "Мадам Баттерфляй" операсында Чио-чио-сан партиясен башкара (Италия, Орвието шәһәре). Проектның музыка җитәкчесе һәм дирижеры Маурицио Арена.

Ренат Салаватов, Марко Боэми, Винсент де Корт, Стефано Романи, Алессандро Полумбо, Витторио Паризи, Джиованни Андриолли кебек дирижерлар белән эшли.

Бүләкләре

Татарстан Республикасының "Тантана" театраль бүләге ("Музыкаль театрның иң яхшы башкаручысы" номинациясе, 2016; "Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль" номинациясе, 2018), М.Сәлимҗанов исемендәге Республика бүләге (2019), Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (иҗат төркеме составында Р.Ахиярованың "Сөембикә" операсында Сөембикә партиясен башкарганы өчен, 2020) лауреаты.