Биографиясе

1921 елның 19 мае, Оренбург шәһәре – 1944 елның 4 мае, Кырым АССР, Херсонес шәһәре)

Оренбург хәрби авиация училищесен тәмамлый (1941).

1943 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 402 нче истребительләр авиация полкының эскадрилья командиры урынбасары (8 нче һава армиясенең 265 нче истребительләр авиация дивизиясе). 4 нче Украина фронты гаскәрләре составында Одесса, Севастополь, Новороссийскины һәм Кырым ярымутравын азат итү сугышларында катнаша. 160 тан артык сугышчан очыш ясый, 17 һава сугышында катнаша, дошманның 12 самолётын юк итә.

Кырымны азат итү сугышында һәлак була.

Бүләкләре

Ленин, Кызыл Байрак, Александр Невский, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000.

Оренбуржцы в боях за родину. Челябинск, 1978.

Герои твои, Херсонщина. Симферополь, 1980.