Мәкаләдә Риза Фәхретдиннең “Асәр” библиографик хезмәтеннән алынган татар мөселман эшлеклесе, нәкышбәндия тәрикате шәехы Мөхәммәтзакир Камаловның тормышы һәм эшчәнлеге турында яңа мәгълүматлар бәян ителә. Бу – Мөхәммәтзакир Камаловның төгәл туган датасы; белем алуының башлангыч чоры турында кайбер элек билгеле булмаган фактлар, аның беренче укытучылары – остазлары, шәехның якын туганнары һәм көрәштәшләре арасыннан иң якыннары турында; “Асәр” авторының М.Камаловның тышкы кыяфәте турында шәхси истәлекләре. Моннан тыш, М.Камаловның рухи остазы – Мәхмүд әфәнде әл-Алмали, шулай ук татар шәехының үзенең укучылары-дәвамчылары турында мәгълүматлар китерелә.

Сылтама ясау өчен: Хасавнех А.А. Некоторые новые сведения о Шейхе Мухаммад-Закире Камалове в труде «Асар» Ризаэддина бин Фахруддина // Научный Татарстан. 2013. №3. С.102–105.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Алсу Әхмәдулла кызы Хасавнех, филология фәннәре кандидаты.