Биографиясе

1943 елның 20 февралендә Чирмешән районы Яңа Котыш авылында туа.

Казан елга техникумын тәмамлый (1966).

1961–2003 елларда Чистай суднолар ремонтлау заводында, «Велигис» теплоходында моторист-рулевой (1965), «Герой Ю.Гагарин» теплоходында механик ярдәмчесе (1965 елдан), «Озёрный-97» теплоходында механик, бер үк вакытта 2 нче штурман (1970 елдан), «Прага-5» земснарядында механик, командир ярдәмчесе (1976 елдан), командир (1988 елдан).

Бүләкләре

Дәүләт бүләге хезмәттәге югары казанышлары өчен бирелә.

3 нче дәрәҗә «Хезмәт Даны» ордены, медальләр белән бүләкләнә.