Биографиясе

1929 елның 12 ноябре, Арча кантоны Ташсу авылы — 2012 елның 10 декабре, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1952).

1952 елда Татгосиздатта мөхәррир.

1952–1960 елларда «Татарстан яшьләре» газетасында: тәрҗемәче, 1958 елдән — укучы яшьләр бүлеге мөдире.

1960–1963 елларда «Ялкын» журналының пионер тормышы бүлеге мөдире. «Ватаным Татарстан», «Республика Татарстан», «Мәдәни җомга», «Татарские края», «Выбор» газеталарында мәкаләләре басыла.

1966–2002 елларда Казан университетының журналистика һәм татар журналистикасы кафедраларында эшли.

Иҗаты

Хезмәтләре революциягә кадәрге һәм совет татар вакытлы матбугаты һәм журналистикасы тарихына; Г.Кутуй, атаклы татар публицистлары һәм мәдәният эшлеклеләре иҗатына карый. «Илһам» (1982), «Кутуй турында истәлекләр» (1984) тупланмалары, «Татар телендәге газета һәм журналлар (1905–1990)» (1990), «Голос времени (Газеты и журналы на татарском языке)» (1991) библиографик күрсәткечләрен, күренекле әдәбият белгече И.З.Нуруллин турында истәлекләр китабын («Томаннарга еллар күмелде», 2003) төзүче.

Хезмәтләре

«Кызыл байрак» газетасы. Казан, 1976.

Татар вакытлы матбугаты тарихыннан (1905–1907 елларда демократик газеталар). Казан, 2002.

Татарская революционно-демократическая печать в период подготовки Октябрьской революции. Казань, 1974.

Становление партийно-советской печати на татарском языке (1917–1925). Казань, 1978.

Ибрагим Зиннатович Нуруллин. Казань, 2003.

Әдәбият

Миннибаев Т. Чувствовать современность истории // Профессиональная культура журналиста. Казань, 1989.