Биографиясе

1898 елның 23 декабре, Казан — 1994 елның 16 ноябре, Минск.

Казан реаль училищесен, укытучылар семинариясен, Берләштерелгән Киев мәктәбенең артиллерия бүлеген (1926), командирлар составы белемен камилләштерү курсларын (Мәскәү, 1939), К.Е.Ворошилов исемендәге Югары хәрби академияне (Мәскәү, 1949) тәмамлый.

Гражданнар сугышында катнаша.

1939 елдан 157 нче укчы дивизиянең 422 нче гаубица артиллериясе полкы командиры, фронтта Курск дугасы сугышында (1943), Днепр елгасын кичкәндә (1943), Белоруссияне (1944), Польшаны (1945) азат иткәндә батырлык күрсәткән 76 нчы гвардия Кызыл байраклы Чернигов дивизиясе белән җитәкчелек итә.

1943 елның 28-30 сентябрендә Белоруссиянең Гомель өлкәсе Брагин районында үз дивизиясенең Днепрны кичүен оештыра. Аның гвардиячеләре плацдарм яулыйлар һәм фашистларның сан ягыннан өстен көчләренең берничә контрһөҗүмен кире кайтаралар.

1945 елның апрелендә аның дивизиясе гитлерчыларның Пенемюнде ракета базасына юлын кисә.

1945 елның 25 апрелендә А.В.Кирсанов гвардиячеләре 2000 союздаш әсирне, шул исәптән Бельгия армиясенең 33 генералын әсирлектән азат итәләр.

1945 елда А.В.Кирсанов Мәскәүдә Җиңү парадында катнаша.

1949–1963 елларда Совет Армиясендә командир вазифаларын башкара.

1963–1974 елларда Белоруссия университеты проректоры.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, дүрт Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Суворов, 2 нче дәрәҗә Кутузов, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Польшаның «Крест Грюнвальда» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Чернигов шәһәре (Украина, 1967), Брагин шәһәр тибындагы посёлогы (1968) һәм Калинковичи (Белоруссия, 1969) шәһәренең мактаулы гражданы.

Казан һәм Псков шәһәрләрендә урамнарга Герой исеме бирелә. Псков һәм Минск шәһәрләрендә аның истәлегенә мемориаль такталар куела.

Әдәбият

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1984. Кн. 2;

Навечно в сердце народном. Минск, 1984;

Герои Советского Союза: краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1;

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 76.