Биографиясе

1881 елның 13 феврале, хәзер Ульянов өлкәсенең Николаев районы Олы Чирекле авылы — 1943 елның 8 гыйнвары, Казан.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң (Казан, 1897), шунда ук укыта.

Казанда чыга торган «Кояш» (1912 елдан) һәм «Кызыл байрак» (1917 елдан) газеталарында эшли, аларда ул татар теле орфографиясенә һәм морфологиясенә караган мәкаләләр бастыра.

1918–1920 елларда Эчке Россия мөселман комиссариаты каршындагы фәнни коллегиянең орфография комиссиясе хезмәткәре.

Саратов губернасының Кузнецк өяз мөселман комиссариаты халык мәгарифе бүлеге белән җитәкчелек итә.

1924 елдан Татар дәүләт нәшриятында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре татар алфавитын һәм орфографиясен камилләштерүгә, лексикографиягә карый.

Татар теле морфологиясе буенча «Төрлек» (1911) китабы авторы.

«Русча-татарча сүзлек» (1938) һәм «Иҗтимагый-политик терминнар сүзлеге»н (1938) төзүчеләрнең берсе.

Хезмәтләре

Башлангыч. К., 1911.

Әдәбият

Якупова Г.К. К 100-летию со дня рождения Гимада Нугайбека // Советская тюркология. 1981. № 4.

Автор — Ф.Ш.Нуриева