С.А.Альтшулер һәм аның шәкертләре, дөньяда беренче булып, сирәк мәгъдән металларында ЭПР теориясе, шул исәптән катышмаларда үткәргеч электроннарның парамагнитик релаксациясе (Н.С.Гарифьянов) теориясе буенча тикшеренүләр үткәрә.

Бу өлкәдәге ачышлар:

  • үтә үткәргечтә ЭПР (Т.С.Альтшулер, И.А.Гарифуллин, Э.Г.Харахашьян, 1972) һәм металлардагы үткәргеч электроннарда спин-электрон кайтавазы (Э.Г.Харахашьян һ.б., 1972) күренешләрен ачу,
  • гадәти үтә үткәргечләрдәге ЭПР теориясен төзү (Б.И.Кочелаев, Л.Р.Таһиров, С.Л.Царевский һ.б.).

Югары температуралы үтә үткәргечләрнең һәм аларның элгәр буын кушылмаларының магнитик һәм кинетик үзлекләре, шулай ук фазалар буенча катламнарга бүленүе буенча әһәмиятле нәтиҗәләр алына (И.А.Гарифуллин, Н.Н.Гарифьянов, Г.Б.Тейтельбаум, Б.И.Кочелаев, М.А.Теплов, М.В.Ерёмин, Л.Р.Таһиров һ.б.). Мультикатламлы ферромагнетик-үтә үткәргеч структураларында үтә үткәрүчәнлек белән ферромагнитлылыкның үзара йогынтысы теориясе эшләнә, мондый структураларның принципиаль яңа типтагы микроэлектрон аппаратлар төзү өчен элементлар базасы булу мөмкинлеге күрсәтелә (И.А.Гарифуллин, Л.Р.Таһиров, М.Г.Хөсәенов, Ю.Н.Прошин һ.б.).

Металларда үтәли магнит тишекләренең гомуми теориясе төзелә (Ю.Н.Прошин).