Биографиясе

1936 елның 26 сентябре, Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылы – 2009 елның 25 декабре, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1959).

1959–1960 елларда «Яңа юл» (Буа шәһәре) район газетасында эшли.

1960–1998 елларда «Татарстан» Дәүләт телерадиотапшырулар компаниясендә, 1998 елдан мәгълүмати-публицистик редакциянең баш мөхәррире.

1999–2001 елларда ТР Юстиция министрлыгында әйдәп баручы белгеч, бер үк вакытта «Хокук вә хәят» журналының баш мөхәррире.

2002 елдан «Правосудие в Татарстане» журналында.

Иҗаты

«Васыять» (1979), «Башаклар җырлый» (1982), «Каргыш: Поэмалар» (2003) җыентыклары, җыр текстлары авторы.

Бүләкләре

Республика Журналистлар берлегенең Х.Ямашев исемендәге бүләге лауреаты (1977).

Әдәбият

Столяров Н. Наш корреспондент // Советское радио и телевидение. 1967. № 3.