Биографиясе

1944 елның 12 октябрендә Мөслим районы Шуган авылында туган.

Казан педагогия институтын (1969), ВЛКСМ Үзәк Комитеты каршындагы Югары комсомол мәктәбен (1973) тәмамлый.

1969–1971, 1973–1974 елларда «Татарстан яшьләре» газетасында (әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире), 1974–1990 елларда «Социалистик Татарстан» газетасында (хәбәрче, бүлек мөдире) эшли.

1992–1995 елларда «Татарстан хәбәрләре» газетасында бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары, 1990–1992 елларда «Шәһри Казан» газетасында баш мөхәррирнең беренче урынбасары, 1995 елларда бүлек мөдире, 1996–2003 елларда баш мөхәррир.

Мәкаләләре «Советская Татария», «Вечерняя Казань» газеталарында, «Спортивная жизнь России» журналында (Мәскәү) басыла.

Басмалары Татарстанда спорт үсеше, хәрби-патриотик тәрбия, халык гореф-гадәтләре мәсьәләләренә карый.

ТАССРда «Татарча көрәш» милли спорт көрәше федерациясе рәисе (1988–1991).

Хәрби-патриотик һәм спорт темаларына язылган китаплар авторы һәм төзүчесе.

Бүләкләре

ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә. ТР журналистларының «Бәллүр каләм – Хрустальное перо» бәйгесе бүләге иясе.

Әсәрләре

Олимп тавына ничек менәргә? Казан, 1980.

Халык һәм спорт уеннары. Казан, 1982.

Без көрәшле халык. Чабаксар, 2003.

Без көрәшче халык. Казан, 2009.

Әдәбият

Газиз Л. Летопись мгновений. Казань, 2000.

Үсү юлында // Әхмәдуллина Ш. Без бит бер халык балалары. Казан, 2002.

Көрәшчеләр нәселеннән // Баһаутдинов Ф.Н. Без Мөслим балалары. Казан, 2006.