Биографиясе

1879 ел, Вятка губернасы, Яран өязе Заозерье авылы – ?

Чыгышы белән крәстияннәрдән.

Казанда 1896 елдан, Казан дары заводында сызымчы булып эшли. Казан губернасыннан 1 нче Дәүләт Думасында депутат, җавап адресы язу һәм дәүләт язуларын башкару комиссияләре әгъзасы; Думада җыеннар үткәрү иреге турында чыгыш ясый. Социал-демократлар мәсләген яклый (меньшевик). 1906 елның июлендә хөкүмәткә каршы Выборг өндәмәсенә кул куя. Полициянең яшерен күзәтүе астында яши.

Октябрь революциясеннән соң кооператив рәисе. 1921 елның сентябрендә Ачларга ярдәм күрсәтү комитетының яшерен җыенын җыюы өчен кулга алына, эше Гадәттән тыш коллегия тарафыннан каралгач азат ителә. Шуннан соңгы язмышы билгесез.

Әсәрләре

Химики в 1905 году // Пролетарий Татарстана. 1925. № 11.

Әдәбият

Члены первой Государственной Думы. М., 1906;

Книга памяти жертв политических репрессий. Казань, 2002. Т. 5;

Усманова Д.М. Депутаты от Казанской губернии в Государственной Думе России. 1906-1917. Казань, 2006.

Автор – Л.М.Айнетдинова