- РУС
- ТАТ
язучы, тәрҗемәче
1900 елның 15 гыйнвары, Казан губернасы, Лаеш өязе Югары Кибәхуҗа авылы – 1962 елның 10 ноябре, Мәскәү.
Мәскәү университетын тәмамлый (1934).
1918 елдан Мәскәүдә яши, «Чулпан» газетасы редакциясендә тәрҗемәче, «Яшь эшче» газетасында мөхәррир (1921–1926), «Нәшрият»та баш мөхәррир (1926–1928); «Центриздат»ның татар әдәбияты секциясен (1928–1931) һәм «Профиздат»ның милли әдәбиятлар секторын җитәкли (1932–1933).
1933–1934 елларда «Коммунист» газетасында әдәби хезмәткәр.
Бөек Ватан сугышы елларында политрук, батальон комиссары, сәяси бүлек агитаторы, «Советский воин» газетасы мөхәррире урынбасары вазифаларын башкара.
1918 елда Октябрь революциясенең берьеллыгы уңаеннан «Бәйрәм җитә» исемле беренче очеркын бастыра.
Очеркларында социализм казанышлары, халыклар бердәмлеге темалары яктыртыла («Яңа шәһәр һәм аның кешеләре», 1949; «Тынычлык вахтасында», 1955). «Яз җыры» (1929; 2 басма 1990), «Канлы боҗралар» (1929), «Изге көрәшкә» (1941), «Яңа тормыш язында» (1980) кебек хикәяләр җыентыклары; «Үч һәм нәләт җыры» (1944), «Гөлҗамал апа Мәскәүдә» (1948) исемле лирик-публицистик характердагы шигырь җыентыклары; М.Җәлил турында «Сагынган минутларда» (1963) исемле истәлекләр китабы, Г.Тукай, Г.Ибраһимов, М.Гафури, К.Нәҗми, Һ.Такташ, М.Әмир, Ф.Кәрим иҗатларына багышланган мәкаләләр авторы.
Татар теленә А.С.Пушкинның «Дубровский» (1934) һәм «Скупой рыцарь» («Саран рыцарь», 1948), М.Горькийның «Мать» («Ана», 1951), Л.Н.Толстойның «Война и мир» («Сугыш һәм солых», 1–4 том, 1954–1957) һәм «Анна Каренина» (1960), И.С.Тургеневның «Рудин» (1959) әсәрләрен, Көнчыгыш әдәбияты классикларыннан Низами, Абай поэмаларын, «Поэты Прибалтики» («Балтыйк буе шагыйрьләре»; Литва ССР Югары Советының Мактау грамотасы, 1948) җыентыгын тәрҗемә итә.
2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.
Әсәрләр. Казан, 1934.
Сайланма әсәрләр. Казан, 1952.
Әсәрләр (1919–1959). Казан, 1960.
Хәйри Х. Мәхмүд Максуд иҗаты // Татар совет әдәбиятында реализм мәсьәләләре. Казан, 1960.
Шамов А. Зур тормыш // Казан утлары. 1980. № 1.
Автор – Г.М.Габделхакова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.