Татарстанда иң эреләрдән санала, республиканың көньяк-көнчыгышында Баулы районы территориясендә урнашкан.

1944 елда ачыла. Төп ятма (девон) 1946 елда 1 нче скважинаны бораулау нәтиҗәсендә табыла. Бу скважинадан тәүлеккә 300 т нефть бирә торган фонтан бәреп чыга. 1950 елдан «Баулынефть» НГДУы тарафыннан эшкәртелә.

Тектоник яктан Баулы нефть чыганагы Татар гөмбәзе Көньяк күтәрелмәсенең Баулы-Туймазы өелмәсенә туры килә. Чыганак күп катлы, күп катламлы. Гөмбәз белән капланган һәм күп күләмдәге нефтьле 12 ятма булуы ачыкланган.

Сәнәгый нефть ятмалары түбән карбон (Алексин һәм Бобрики горизонтлары, Турне ярусы), урта (Иске Оскол һәм Живе яруслары) һәм югары (Пашия горизонты) девон утырмаларында. Баланс запасларының 77,9 %ы терриген (Бобрики һәм Пашия горизонтлары), 20%ы – карбонатлы (башлыча, Турне ярусы) коллекторларда тупланган. Коллектор катламнарның гомуми калынлыгы 2,5-30 м. Файдалы катламнар 1199 м дан 1858 м га кадәрге тирәнлектә ята. Коллекторларның сыйдырышлылыгы (ачык күзәнәклелеге) 11,4-23,1%, фильтрация характеристикасы (үтүчәнлеге) 0,031-0,917 мкм2, нефтькә туенганлыгы 0,662-0,878. Газ факторы 15-64 м3/т, катлам басымы 11,3-17,5 МПа, температурасы 22-35°C, нефть дебиты тәүлеккә 0,3 тән алып 500 тоннага кадәр.

Нефть составында күкерт (югары девонныкы уртача күкертле), парафин, сумалалар күп. Иң күп нефть алуга 1957 елда ирешелә һәм 1962 елга кадәр шул дәрәҗә саклана. 1960 еллар башына кадәр катламның башлангыч басымы югары булу һәм үз вакытында катламга су кертү нефтьне төп Д1 горизонтыннан фонтан ысулы белән алуны тәэмин итә.

2007 елның беренче гыйнварына 100 млн тоннадан артык нефть алына. Баулы нефть чыганагы – илдә беренчеләрдән булып контур буйлап су кудыру системасы кулланылган чыганак.

1960-1990 елларда, дөнья практикасында беренче буларак, скважиналар челтәре тыгызлыгы ятманың нәтиҗәлелегенә һәм нефть бирүчәнлеге коэффициент ясаган тәэсирен өйрәнү буенча сәнәгый тәҗрибә уздырыла, нәтиҗәдә скважиналар санын азайтып нефть чыгару күләмен саклап калу мөмкинлеге күрсәтелә. Терриген коллекторларны эффектив (нефть бирүчәнлекне 45% ка җиткереп) эшкәртү проблемасы хәл ителә. Баулы нефть чыганагында файдалы катламнарга физик-химик тәэсир итү технологиясе буенча (шул исәптән цикллы тәэсир технологиясе тирәнтен өйрәнелә һәм сынау үтә) һөнәри сынаулар үткәрелә. Катламның забой буе зонасына йогынты ясауның төрле ысуллары сынала.