- РУС
- ТАТ
Авыл хуҗалыгы җитештерүен механикалаштыру өлкәсе белгече, техник фәннәр докторы (2004 ел), РФнең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2011 ел), профессор (2005 ел), Татарстанның атказанган механизаторы (1997 ел)
1938 елның 4 ноябрендә Казан шәһәрендә туган.
1966 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, «Вакууммаш» фәнни-тикшеренү институтында вакуум техникасын перспектив проектлау секторы башлыгы.
1969–1976 елларда Казан технология университетының гидравлика кафедрасында.
1976 елдан Казан аграр университетында, проректор (1993–1997 еллар), авыл хуҗалыгы җитештерүен электрлаштыру һәм терлекчелекне механикалаштыру кафедрасы мөдире (1996–2011 еллар), агробизнеста машиналар һәм җиһазлар кафедрасы профессоры (2011 елдан).
Хезмәтләре авыл хуҗалыгы техникасының пульсацияле һәм агым ясаучы җайланмаларында ярым сыек, сыек һәм газсыман тирәлекләр теориясенә, аларны исәпләү һәм күчерү алымнарына карый.
А.И.Рудаков җитәкчелегендә газсыман тирәлекләрне күчерү өчен пневмотранспорт җайланмалары (Бессонов компрессорлар заводында серияләп җитештерелә, Пенза шәһәре); ярым сыек терлек азыгы әзерләү һәм тарату өчен автомат линия («Камгэсэнергострой»да гамәлгә кертелгән); сыек һәм газсыман тирәлекләрне агымлап катнаштыру җайланмалары (Татарстан Республикасының «Сельхозхимия» акционерлык җәмгыяте предприятиеләрендә әзерләнә һәм кулланыла) эшләнә.
Уйлап табуга 25 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
Медальләр, «СССРның уйлап табучысы» билгесе белән бүләкләнә.
Механизация приготовления и раздачи влажных кормов на малых свинофермах. Казань, 1995.
Современные принципы разработки и совершенствования технических объектов в животноводстве. Казань, 2002.
Низковакуумные струйные аппараты. Казань, 2008.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.