Татарстан Республикасының хәзерге Зәй районы территориясендә, Акташ тимер юл станциясеннән – 19 км, Чаллы пристаненнан 96 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Акташ районы Зәй-Чишмә авыл советы, 1966 елдан Әлмәт районы Ямаши авыл советы составында. Халык саны – 226 кеше (1930 ел, руслар), 154 кеше (1956 ел, руслар), 102 кеше (1963 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый.