Идел елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 51,7 км, ТР чикләрендә – 15,6 км. Бассейнының мәйданы 582,4 км2. Идел аръягы түбәнлегеннән ага. Елга башы Әлки районы Катюшино авылы читендә, урта агымы – Ульянов өлкәсе территориясендә, тамагы Спас районы Танкеевка (Тәнкәй) авылыннан 7 км көнбатыштарак.

Елганың түбән агымы Ульянов өлкәсе белән Татарстан арасында табигый чик булып тора.

Елганың тамак өлеше участогын Куйбышев сусаклагычы сулары күтәрә. Елга башының абсолют биеклеге 145 м, тамагыныкы – 53 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 20%.

Үтәкнең 1,2 дән алып 14,5 км га кадәр озынлыктагы 7 кушылдыгы бар. Аеруча зурысы – Ясачка елгасы (уң кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,16 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Коры вакытта елганың аерым участоклары һәм аның кушылдыклары еш кына кибәләр. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,17 м3/с.

Язын суы каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.

Елгада суының гомуми күләме 0,3 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.