Биографиясе

1955 елның 8 марты, Сарман районы Урта Кәшер авылы – 2011 елның 15 феврале, Казан.

Казан педагогика институтын тәмамлаганнан соң (1977), республикада чыга торган вакытлы матбугат редакцияләрендә эшли.

Беренче шигырьләре 1970 еллар башында «Ялкын» журналында, «Яшь ленинчы» газетасында басыла.

1994–1997 елларда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында баш мөхәррир.

2002–2004 елларда ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институтында эшли.

Иҗаты

Балалар өчен «Очучы буласым килә» (1984), «Урман юлы» (1987), «Көтелмәгән сорау» (1990) исемле хикәя җыентыклары авторы.

Аларда маҗаралы хәлләр балаларга аңлаешлы, гади телдә, матур итеп сурәтләнә.

Геройларының бай күңел дөньясын Р.Ә.Гыйззәтуллин «Кырау» (1996), «Багалмада кунакта» (1996), «Төнге яңгыр» (2001) дип аталган хикәя җыентыкларында да ачып бирә.

Р.Ә.Гыйззәтуллин шулай ук татар әдәбияты һәм сәнгатенә караган әдәби-тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләр, татар мәдәниятенең күренекле вәкилләре турында очерклар авторы.

Автор – Г.М.Габделхакова