Биографиясе

1912 елның 23 августы, Бологое авылы, хәзер Тверь өлкәсендәге шәһәр – 2009 елның 2 ноябре, Харьков шәһәре, Казанда җирләнә.

Казан химия-технология институтын (1937), КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Үзәк газета курсларын (1945) тәмамлый.

1937–1957 елларда Татарстан китап нәшриятында бүлек башлыгы, фәнни-техник әдәбият редакциясе мөдире булып эшли. «Азат хатын» хатын-кызлар журналының беренче мөхәррире (1957–1977).

ТАССР Журналистлар берлеге идарәсе рәисе урынбасары (1958–1962), республика хатын-кызлар комитеты әгъзасы (1958–1977).

2004 елдан Харьков шәһәрендә яши.

Иҗаты

Иҗтимагый-сәяси, социаль-мәдәни проблемаларга, татар әдәбияты үсеше, журналист осталыгы мәсьәләләренә багышланган аналитик язмалар, рецензияләр, мәкаләләр, очерклар авторы.

Язмалары республика, бөтенсоюз һәм чит ил газета-журналларында басыла.

7–10 сыйныфлар өчен химия дәреслекләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Өегез ямьле булсын. Казан, 1976.

Синең юлдашың. Казан, 1983.

Әдәбият

Бәдретдинова Ф. Асия Фәридовна // Сөембикә. 2002. № 8.