Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларның беренче яртысында нигезләнә.

Нигезләнгән вакытыннан авыл ТАССРның Чистай кантоны Күтәмә волостена керә.1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Лениногорск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.

Хәзер – Югары Кәминкә авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 еллардан авыл Орджоникидзе исемендәге колхозда (үзәк утары – Югары Кәминкә авылы); 1996 елдан “Орджоникидзе” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2015 елдан “Илхан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда мәчет (1995 елдан) бар.

Халык саны

1926 елда – 165,
1949 елда – 192,
1958 елда – 162,
1970 елда – 208,
1979 елда – 176,
1989 елда – 101,
2002 елда – 59,
2010 елда – 56,
2020 елда – 46 кеше (татарлар).