Мәкалә авторлары ни өчен Алтын Урдада түрәләр, Чыңгызыйларның башка дәүләтләрендәге кебек, хакимлек вәкаләтләрен алмаганнар дигән сорау бирәләр. Ул сорауга җавап бирү өчен авторлар Алтын Урда түрәләренең килеп чыгышына, аларның статусына һәм эволюциясенә тикшеренү уздыралар.

Авторлар Алтын Урдада түрәләр берничә сәбәп буенча хакимлек итүче элитага әверелмиләр дигән нәтиҗәгә киләләр: беренчедән, Алтын Урда территориясендә алга киткән бюрократик традицияләр булмый, икенчедән, түрәләр үзләре чит ил кешеләре була, өченчедән, үзәкләштерелгән ханнар хакимлеге һәм түрәләрнең аларга буйсынуы шулай ук аларга мөстәкыйль көч булырга мөмкинлек бирми.

Сылтама ясау өчен: Почекаев Р.Ю., Абзалов Л.Ф. Почему чиновничество Золотой Орды не стало бюрократией? // Научный Татарстан. 2010. №4. С.144–154.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Роман Юлианович Почекаев, юридик фәннәр кандидаты; Ленар Фиргать улы Абзалов, тарих фәннәре кандидаты.