- РУС
- ТАТ
журналист
1899 елның 14 декабре, «Серебряный» приискасы, хәзерге Свердловск өлкәсенең Исовск районы – 1937 елның 3 августы, Казан.
Верхотурье шәһәрендә укытучылар әзерли торган курсларда укый. 1917 елның сентябреннән 1920 елның гыйнварына кадәр татар мәктәпләрендә укыта. Мәскәүдә Шәрекъ хезмәт ияләре коммунистик университетын тәмамлаганнан соң (1924), Уфа шәһәренә РКП(б)ның Башкортстан өлкә коммитеты матбугат бүлеге мөдире итеп җибәрелә. «Яңа авыл», «Яшь юксыл», «Башкортстан» газеталарында языша. 1926–1928 елларда Татарстан китап нәшриятында баш мөхәррир. 1926–1927 елларда Казанда «Безнең юл», «Җитәкче», «Тамашачы», «Фән һәм дин», «Яңалиф» журналларында язмалары басыла. «Яңалиф» җәмгыятен оештыручыларның берсе. 1928 елның октябрендә «Кызыл Татарстан» газетасының баш мөхәррире итеп билгеләнә. 1930 елда милләтчелектә гаепләнеп, «Красная Татария» газетасына күчерелә: 1931 елда бүлек мөдире, 1933–1935 елларда мөхәррир урынбасары (бүленеп), 1932 елда «Крылья Советов» газетасында баш мөхәррир. 1936 елдан «Известия» газетасының ТАССР буенча махсус хәбәрчесе, атеистик һәм яшьләр темаларына мәкаләләре, очерклары, фельетоннары басыла.
1936 елның октябрендә «Троцкийчы милләтчеләрнең контрреволюцион-террористик оешмасы» эше буенча гаепләнеп кулга алына. Вафатыннан соң аклана.
Судьба журналиста // Вечерняя Казань. 1989. 26 августа.
Автор – Г.Г.Шәйдуллина-Хәсәнова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.