Биографиясе

1942 елның 29 июне, Казан шәһәре – 1995 елның 8 августы, шунда ук.

Казан университетын тәмамлый (1968).

«Татарстан» Дәүләт теле-радио компаниясендә эшли.

1967 елдан авыл хуҗалыгы редакциясе хәбәрчесе, 1983 елдан тапшырулар мөхәррире һәм алып баручысы; 1990 елдан «Пульс» иҗат берләшмәсенең мөхәррире, 1992 елдан өлкән мөхәррире, 1993 елдан «Чулпан» программасының мөхәррире һәм алып баручысы.

ТАССР авыл хуҗалыгының актуаль мәсьәләләренә багышланган тапшырулар циклы («Авыл: проблемалар», «Районнар конкурсы») сценарийлары авторы һәм алып баручысы.

1980–1986 елларда Үзәк телевидение (Мәскәү) өчен ТАССРның иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади һәм мәдәни тормышын чагылдырган еллык йомгаклау тапшыруларын әзерләүдә катнаша.

Бер үк вакытта 1970 елларда Казан телестудиясенең «Зәңгәр ут» («Голубой огонёк») Яңа ел тапшыруларының сценарийларын язуда һәм алып баруда катнаша.

Иҗаты

Булычев сценарийлары буенча «Җир белән сөйләшү» («Диалог с землёй», 1972), «Туган ил нәрсәдән башлана» («С чего начинается Родина», 1973), «Минем яраткан шәһәрем» («Город, который я люблю», 1976), «Текә баскычлар» («Крутые ступени» 1979), «Биш ел озынлыгындагы юл» («Дорога длиною в пять лет», 1980), «Миллионны ничек тотып бетерергә» («Как истратить миллион», 1982), «Сугыш юллары буйлап» («Дорогами войны», 1985), «Безнең игелекле җиребез», («Добрая наша земля», 1985), «Бурнашлар турында бәет» («Баит о Бурнашах», 1995) дигән документаль телевизион фильмнар төшерелә.