- РУС
- ТАТ
хирург, медицина докторы (1905), СССР Медицина фәннәре академиясе академигы (1947), РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1934)
1874 елның 23 августы, Дагстан, Түбән Чир-Юрт авылы – 1948 елның 13 ноябре, Мәскәү.
1899 елда Казан университетының медицина факультетын тәмамлый, шунда ук анатомия һәм оператив хирургия кафедрасында прозектор булып эшли, 1912 елдан гомуми хирургия кафедрасы профессор һәм мөдире, 1914 елдан госпиталь хирургиясе кафедрасы мөдире.
1935–1947 елларда Бөтенсоюз эксперименталь медицина институты һәм Үзәк ГИДУВның (Мәскәү) хирургия клиникалары мөдире.
1947–1948 елларда СССР Медицина фәннәре академиясенең Хирургия фәнни-тикшеренү институты директоры.
Германия, Франция клиникаларында эшли, баш мие, үт юллары, сидек-җенес системасы хирургиясен өйрәнә.
Казанда Л.О.Даркшевичның нерв авырулары клиникасы, соңрак Шамов хастаханәсе каршында операция бүлмәләре оештыра.
Вишневский күкрәк куышлыгы хирургиясе, нейрохирургия, сугыш яралары, зарарлану һәм үлекләү процесслары хирургиясенә кагылышлы эксперименталь-физиологик тикшеренүләр һәм клиник эшләр алып бара, ялкынсыну процессында нерв трофикасының роле турында концепция эшли, ялкынсыну процессларын, үлекле яраларны, җәрәхәт шокларын дәвалауның яңа ысулларын (новокаин блогы, ваго-симпатик блок, майлы-бәлзәмле бәйләвеч, Вишневский мае) гамәлгә кертә.
Операцияләр вакытында күчмә инфильтрат ысулы белән авыртуны басу ысулын тәкъдим итә (1930), бу – фәнни клиник хирургиянең анестезиология бүлегенә зур этәргеч бирә (новокаин блокадасы).
Вишневскийның майлы-бәлзәмле бәйләвеч ысулы яраларны дәвалауда уңышлы кулланыла. Новокаин белән бәлзәмле бәйләвечне бергә кушып куллану – ялкынсыну процессларын дәвалауда яңа ысул, бу ысул Бөек Ватан сугышы елларында авыртуны басу һәм яраларны дәвалауда киң кулланыла.
Мәскәү һәм Казан хирургия фәнни мәктәпләренә нигез салучы.
Авыртуны туктату ысулын эшләгән өчен СССР Дәүләт бүләгенә лаек була (1942).
Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Казан медицина университеты клиникасына (1936) (клиника бинасы алдына А.В.Вишневскийга һәйкәл-бюст куела) һәм СССР Медицина фәннәре академиясенең хирургия институтына (1948) аның исеме бирелә.
Түбән Чир-Юрт авылында Вишневский музей-йорты эшли.
Обезболивание в хирургии. Казань, 1929.
Местное обезболивание по методу ползучего инфильтрата. Казань, 1932.
Новокаиновый блок нервной системы // Нервная трофика в теории и практике медицины: Сборник статей. Л., 1936.
Показания к применению новокаинового блока и масляных антисептиков // Хирургия. 1946. № 6.
Новокаиновый блок и масляно-бальзамические антисептики . М., 1948.
Алуф И.С. Профессор А.В.Вишневский // Казанский медицинский журнал. 1934. № 6.
Розенгартен М.Ю. Александр Васильевич Вишневский // Рассказы о казанских учёных. Казань, 1983.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.