Биографиясе

1936 елның 11 феврале, Башкортстан АССРның Чакмагыш районы Бикмәт авылы – 2005 елның 4 декабре, Казан.

Казан университетын (1959) һәм КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясен (1971) тәмамлый.

1960 елдан «Социалистик Татарстан» газетасында эшли (1963–1966 елларда бүлек мөдире, 1966–1968, 1971–1972 елларда баш мөхәррир урынбасары).

1972 елдан Казан университетында: журналистика кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 1986 елдан филология факультеты, 1990 елдан – журналистика факультеты, 1994–2001 елларда журналистика, социология һәм психология факультеты деканы. 1990–1998 елларда татар журналистикасы кафедрасы мөдире. ТРда журналистика белемен үстерүгә зур өлеш кертә.

Иҗаты

Мәкаләләре «Республика Татарстан», «Мәгърифәт» газеталарында, «Татарстан» һ.б. журналларда басыла.

Очерклар, рецензияләр, фельетоннар авторы. Кайбер мәкаләләре болгар, чех, кытай һ.б. телләргә тәрҗемә ителгән.

Иҗтимагый-сәяси, әдәби-публицистик һәм фәнни-популяр әдәбият әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Истәлеге

2016 елда Ф.И.Әгъзамов яшәгән йортка истәлек тактасы эленә, 2018 елда Казан университетының Журналистика һәм медиабагланышлар югары мәктәбендә Ф.И.Әгъзамов исемендәге аудитория ачыла.

Казан университетында ел саен Ф.И.Әгъзамов укулары үткәрелә.

Бүләкләре

Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исем. республика бүләге лауреаты (1982). Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Яшәү көче. Казан, 1977.

Үзәктә – кеше. Казан, 1982.

Гуманизм советской журналистики. Казань, 1984.

Тукай – журналист. Казан, 1986.

Журналистское исследование активности личности. Казань, 1989.

Әдәбият

Бөек остаз ядкаре // Татарстан. 2005. № 12.

Кариева Л. Күңелдә син мәңгегә, бөек остаз! // Татарстан. 2006. № 2.

Пивоварова Л. Он между нами жил // Республика Татарстан. 2006. 11 февр.