Эчтәлек

СССРның җәза бирү органнары (төрле елларда ВЧК, ОГПУ, НКВД, НКГБ, МГБ, МВД, КГБ) тарафыннан совет режимы дошманнарын (башлыча, ялган «халык дошманнары» һәм «корткычлык кылучылар»ны) юк итү, концлагерьларга һ.б. административ ябып тоту урыннарына озату рәвешендә максатчыл төстә алып барылган сәясәт.

Репрессияләрнең төп механизмы сәяси суд процесслары (күбесенчә ялган рәвештә махсус) оештырудан гыйбарәт, ләкин еш кына физик юк итү судсыз һәм тикшерүсез башкарыла.

Репрессияләр Гражданнар сугышы елларында кызыл террор формасында башлана; беренче хезмәт белән тәрбияләү лагерьлары (Зөядәге лагерь 1918 елда ачыла, соңрак – «Волжлаг»; Казан лагере, 1919 ел) оештырыла.

Авылларда крәстиян хуҗалыкларын көчләп күмәкләштерү барышында репрессияләр массакүләм төс ала, бигрәк тә крәстияннәр көчле зыян күрә. Татарстанда совет хакимияте урнашкан вакыттан башлап репрессияләргә эзлекле рәвештә төрле дин вәкилләре дучар ителә.

1929–1938 елларда репрессияләр җәмгыятьнең барлык катлауларына кагыла; «өчлекләр» (судсыз репрессия органы) карары белән күпләп атулар һәм ГУЛАГ системасында мәҗбүри хезмәт куллану аңарчы күрелмәгән күләмнәрдә гамәлгә ашырыла.

СССРда сәяси репрессияләрнең аеруча киң колач алуы 1937 елның 2 июлендә И.В.Сталин тарафыннан эчке эшләр халык комиссары Н.И.Ежовка, НКВД органнарына үз карамакларыннан чыгып аерым гражданнарның хакимияткә «дошман булуын» билгеләүгә һәм ике категориягә бүлеп (беренчесе – атылырга тиешлеләр, икенчесе – «дошманлыгы азрак булган» затлар, ГУЛАГ лагерьларына җибәрелергә тиешләр) исемлек төзү мәсьәләсендә зур вәкаләтләр тапшырылган күрсәтмә бирелгәннән соң, 1937 елга туры килә.

1937–1938 елларда Татарстанда 11806 кеше кулга алына, 3166 кеше атып үтерелә (кулга алынганнарның гомуми исәбеннән 26,8%). НКВД каршындагы «өчлек» 28 утырыш барышында (1937 елның 6 августыннан башлап 1938 елның 8 гыйнварына кадәр) 2570 кешене атарга, 2792 кешене лагерьларга ябарга карар чыгара.

1936–1938 елларда Мәскәүдә Коммунистлар партиясенең элеккеге җитәкчеләре, хәрби башлыклар, интеллигенция өстеннән барган сәяси процессларда махсус модель булдырыла, шул модель буенча «фетнә» («заговор»), «контрреволюцион оешмалар һәм төркемнәр» турында барлык җирле эшләр оештырыла. Контрреволюцион җинаятьләрдә гаепләүләрнең иң киң таралганнары (РСФСРның 1922 елгы Җинаять кодексында – 57–66 маддә, 1926 елгысында – 58 маддә, 1–14,59 пунктлар) – шпионлык (58 маддә, 6 пункт), корткычлык (58 маддә, 7 пункт), хакимият вәкилләренә каршы террорчылык актлары әзерләү (58 маддә, 8 пункт), совет хакимиятен таркату һәм бәреп төшерүгә өндәгән пропаганда.

1930 елларда – 1940 еллар башында ТАССРның һәм СССРның ОГПУ органнары дистәләрчә ялган гаепләү «эшләрен» оештыралар, алар арасында – «Буржуаз милләтчеләрнең совет хакимиятенә каршы оешмасы» эше, «Совет властена каршы оешкан төркем» эше, «Милләтчеләрнең совет хакимиятенә каршы оешмасы» эше, «Атласов» эше, «Идел-Уралчылар оешмасы» эше, «Немецларның контрреволюцион-фашистик оешмасы» эше, «Контрреволюцион фетнәчеләр оешмасы» эше, «Троцкийчыларның контрреволюцион төркеме» эше, «Троцкийчы милләтчеләрнең контрреволюцион-террорчылык оешмасы» эше, «Троцкийчыларның контрреволюцион-террористик оешмасы» эше, «Солтангалиевчеләрнең Мәскәү үзәге» эше, «Милләтчеләрнең контрреволюцион-фетнәчел оешмасы» эше, «Немецларның совет хакимиятенә каршы фетнәчел оешмасы» эше, «Уң троцкийчы милләтчеләрнең совет хакимиятенә каршы оешмасы» эше.

1918–1954 елларда Татарстанда 150 меңгә якын кеше – күренекле сәясәт эшлеклеләре, дәүләт һәм партия учреждениеләре хезмәткәрләренең зур өлеше, фән һәм мәдәният эшлеклеләре, крәстияннәр һәм эшчеләр репрессияләнә.

1953 елдан соң 1930 еллардагы сәяси процесслар яңадан карала.

Репрессия корбаннарының күпчелеге совет хакимиятенең 1954 елдагы, 1989 елдагы һәм 1990 елдагы карарлары белән аклана.

Әдәбият

Литвин А.Л. Запрет на жизнь: Сталинские репрессии в Татарстане. Казань, 1993.

Литвин А.Л. Красный и белый террор в России. 1918–1922 гг. Казань, 1995.

Стецовский Ю.И. История советских репрессий: В 2 т. М., 1997.

Степанов А.Ф. Расстрел по лимиту: Из истории политических репрессий в ТАССР в годы «ежовщины». Казань, 1999.

Султанбеков Б.Ф. Политические репрессии 30-х годов: Законы, исполнители, реабилитация. Казань, 1999.

Автор – Р.Р.Батыршин