Биографиясе

1930 елның 10 феврале, Мәскәү шәһәре – 2005 елның 13 мае, шунда ук.

Мәскәү консерваториясен (Д.Ойстрах классы, 1954), шунда ук аспирантура (1957) тәмамлый.

1957 елдан Мәскәү филармониясендә солист. Бер үк вакытта 1971 елдан Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясендә укыта, 1977 елдан скрипка һәм альт кафедрасы мөдире, профессор (1984).

Иҗаты

Репертуарына, башлыча, рус, Көнбатыш Европа классик музыкасы әсәрләрен ала. М.Мозаффаров, А.Ключарёв, З.Хәбибуллин, Р.Яхин һ.б.ның әсәрләрен башкарып, татар скрипка музыкасының популярлыгын үстерүгә зур өлеш кертә. Россиядә һәм чит илләрдә актив концерт эшчәнлеге алып бара.

Әхтәмовага әсәрне тирәнтен тоеп, аны моң белән сугарып, эчтәлеген, формасын саклап башкару хас.

Бүләкләре

Бухарестта үткән халыкара конкурс лауреаты (1953, алтын медаль).

Әдәбият

Монасыйпов Ш. Халидә Әхтәмова // Азат хатын. 1985. № 12.

Фитхенгольц М. Выступление скрипачей // Советская музыка. 1959. № 6.

Домиева Ф. Скрипичный вечер Халиды Ахтямовой // Музыкальная жизнь. 1970. № 5.

Автор – Ш.Х.Монасыйпов