«Социалист-революционер» газетасының дәвамчысы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1917 елның 27 сентябреннән 1918 елның 19 июленә кадәр Казанда рус телендә атнага 3 тапкыр, 1918 елда көн саен нәшер ителә, барлыгы 180 саны чыга.

Сул эсерлар партиясенең (интернационалистлар) Казан губерна комитеты, крәстиян депутатлары советының Казан шәһәре башкарма комитеты һәм эсерлар партиясенең хәрби оешмалары органы.

«Үз хокукыңны син көрәштә яуларсың!» дигән девиз белән чыгарыла.

Мөхәррирләре –  Л.С.Венецианов, К.Ю.Шнуровский.

Редколлегия составына А.Л.Колегаев керә.

Юнәлеше

Сул эсерлар партиясе Үзәк Комитет әгъзаларының (шул исәптән Казан авторлары Г.Верховцев, Т.Емельянов, А.Иванов, Я.Кострин, А.Нестеров, К.Слепов, Н.Троицкий, А.Устинов, К.Шнуровский) мәкаләләре, нотыклары, Казан губернасы крәстиян съездлары, Бөтенроссия крәстиян депутатлары советлары съездлары, эшче һәм солдат депутатлары советлары, сул эсерлар партиясе съездлары һәм конференцияләренең беркетмәләре, карарлары һәм башкалар басыла. Башка партияләрнең программалары анализлана.

Уң эсерларның буржуазия һәм алпавытлар белән килешүчәнлек сәясәте тәнкыйтьләнә. Сул эсерлар белән большевиклар сәясәтендәге аерымлыкларга зур игътибар бирелә.

Материалларның бер өлеше Учредительләр җыенын әзерләүгә багышлана. Крәстиян депутатлары советы һәм сул эсерлар партиясе исемлекләре өчен тавыш бирергә чакырып агитация һәм пропаганда алып барыла, сайлау нәтиҗәләре турында мәгълүматлар басыла. Соңрак газета Учредительләр җыенын тарату турындагы фикерне яклап чыга.

1918 елның башыннан урыннарда хакимиятнең советлар кулына күчү этапларын яктырта, дәүләтнең авылларда хуҗалык эшләренә тыкшынуына каршы протест белдерә, земстволарны һәм җир комитетларын калдыруны яклый. Россиядә революциягә кадәрге земство оешмаларының яңа җирле үзидарә органнарыннан аерымлыгын аңлатып, шәһәр һәм земство үзидарә органнарын бетерүгә, аларның вазифаларын советларга тапшыруга каршы чыга.

1918 елның җәенә газетаның большевикларга мөнәсәбәте үзгәрә. 1918 елдагы Брест солыхы шартлары большевикларның рус һәм чит ил буржуазиясенә ташламалар ясавы нәтиҗәсе дип бәяләнә. «Большевиклар крәстиян һәм эшче депутатлары советлары хакимиятенә каршы көрәш алып баралар» дип билгеләнә.

Большевикларның сул эсерларны законнан тыш дип белдерүеннән соң, газета чыгудан туктатыла. «За землю и волю, за рабочую долю» һәм яңадан «За землю и волю» (1 нче саны 1918 елның 1 августында чыга) исемендә чыгарырга тырышулар гамәлгә ашмый. Контрреволюция һәм саботажга каршы көрәшкә нигезләнеп, Гадәттән тыш комиссия карары белән икесе дә ябыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Г.Р.Заманова, Т.М.Насыйров