Чыгу урыны һәм вакыты

1922 – 1923 елларда Казанда рус телендә нәшер ителә.

Беренче саны 1922 елның 15 октябрендә чыга.

Даими рәвештә чыкмый, 1922 елның декабреннән 1923 елның апреленә кадәр нәшер ителми.

2 нче дәүләт басмаханәсендә һәм «Восток» комбинаты басмаханәсендә басыла, күләме –  4 бит.

Юнәлеше

Журнал бюрократларны тәнкыйтьли, аларны «совбурлар» һәм «совдурлар» дип атый, ришвәтчеләрне фаш итә, руханилардан, басылып чыккан газета-журналлардагы хаталардан көлә.

 «Ёрш»ның төп сатира объектларының берсе нэпманнар була; журнал: «Нэпман кәрәкәсе симермәсен өчен дә Казанда инде ул «Шыртлака» («На то и «Ёрш» в Казани, чтобы нэпмановский карась не жирел») девизы астында чыга.

Редакция халыкара мәсьәләләргә багышланган мәкаләләргә дә урын бирә; эмигрантларны караңгы буяулар белән сурәтли.

Төрле жанрдагы материаллар: фельетон, көлкеле шигырь һәм хикәяләр, такмаклар, көнкүреш күренешләре, карикатуралар һәм башкалар басыла.

Күпчелек авторлар псевдоним куллана. С.Оков, А.Мирский һәм башка шагыйрьләрнең әсәрләре басыла.

«Сатирикон» һәм «Крокодил» журналлары үрнәгендә редакция «Почта ящигы» рубрикасы алып бара.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов