Биографиясе

1940 елның 1 мае, Мамадыш районы Колышчы авылы — 2012 елның 14 сентябре, Казан.

1963 елда Казан химия-технология институтын (хәзер Казан технология университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, компрессор машиналары һәм җайланмалары кафедрасы мөдире (1982–1986, 1989 елдан), бер үк вакытта суыткыч һәм компрессор машиналары факультеты деканы (1982–1986, 1989–1992), профессор (1984).

1969–1977 елларда компрессорлар төзү махсус КБсында (хәзер «НИИтурбокомпрессор» АҖ) бүлек башлыгы, 1986–1989 елларда фәнни эшләр буенча директор урынбасары, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (1998 елдан), бер үк вакытта «Казанкомпрессормаш» ФҖБ генераль директорының фән буенча 1 нче урынбасары.

1997 елдан «Идея» инновацион-җитештерү технопаркы» АҖнең металл эшкәртү һәм транспорт буенча баш эксперты.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре сыеклык һәм газ механикасына, вакуум һәм компрессор техникасына карый.

Максимов майлауның термодинамик теориясен тәкъдим итә. Гидродинамик ышкылу узеллары системаларын исәпләү һәм проектлаштыру алымнарын эшли. Уйлап табуга 49 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

ТР машина төзүчеләре фәнни-техник җәмгыяте идарәсе рәисе (1982 елдан). Бүләкләре

Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш медале, «СССРның уйлап табучысы» билгесе белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Трибология подшипников и уплотнений жидкостного трения высокоскоростных турбомашин. К., 1998 (автордаш);

Двухроторные винтовые и прямозубые компрессоры: Теория, расчёт и проектирование. К., 2000 (автордаш);

Газовая смазка: Перспективы применения в турбомашиностроении. К., 2002;

Высокоскоростные опоры скольжения гидродинамического трения. К., 2004 (автордаш).