- РУС
- ТАТ
иҗтимагый-сәяси газета
1918 елда Петроградта татар телендә нәшер ителә.
Газетаны 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң ук баса башлау планлаштырыла, әмма Петроград мөселман җәмәгатьчелеге ягыннан ярдәм булмаганга, ният гамәлгә ашырылмый.
Беренче саны 1918 елның 6 гыйнварында басыла, барысы 2 саны чыга.
Нашире — Милләтләр эшләре комиссариаты, мөхәррирләре — К.Мотыйгый, Г.Гыйззәтуллин.
Газета битләрендә совет хөкүмәтенең беренче декретлары, илдәге сәяси вазгыять турындагы мәкаләләр урын ала.
Кызыклы язмалар арасында — большевикларның мөселманнарга Коръәннең Эрмитажда саклана торган борынгы басмасын тапшыруы турындагы хәбәр.
Газета чыгудан туктагач, укучыларга «Чулпан» газетасын җибәрә башлыйлар.
Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;
Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.