Газетаны оештыручы — «Яңарыш» мәгълүмат–нәшрият үзәге, редакцияне гамәлгә куючы — Удмуртия Республикасының матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1991 елның февраленнән Ижевск шәһәрендә нәшер ителә, башта айга 2 тапкыр чыга, аннары атна саен «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!» лозунгы белән чыга.

Мөхәррирләре: М.Гаратуев, З.Нуретдин, Ф.Н.Махиянов, И.Шәрипов, Р.И.Габбасова.

Юнәлеше

Газета, беренче чиратта, татарларга кагылышлы иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади мәсьәләләрне яктырта, татар дөньясының мөһим вакыйгалары турында оператив мәгълүмат бастыра.

Ижевск шәһәрендә татар мәктәбен ачу идеяләре әйтелә, редакция балалар бакчасыннан алып югары уку йортына кадәр милли тәрбия һәм белем бирү системасын төзергә кирәк дип саный.

Татар мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә багышланган материалларга зур урын бирелә, үсеш перспективалары карала, мондый материаллар «белем һәм тәрбия», «Ижевск – иҗат мәйданчыгы», «Әдәбият» һ. б. махсус рубрикаларда урнаштырыла.

«Яңарыш» – Удмуртиядә татар телендә бердәнбер басма.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т. 6;

Татар вакытлы матбугаты: фәнни-энциклопедик басма. Казан, 2017.