Биографиясе

1955 елның 11 сентябре, Тула өлкәсе Богородицкий районы Кузовка авылы – 2021 елның 30 июне, Казан (Алабугада җирләнгән).

1982 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, Кама политехника институтында (Чаллы шәһәре) өлкән инженер булып эшли. 1986–1999 елларда «ЕлАЗ» җитештерү берләшмәсендә: цех җитәкчесе, 1991 елдан директор урынбасары.

1999–2005 елларда «ЦБС Аутомотив Елабуга» (2002 елдан “Пласт-Эфтек”) җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең Россия-Чехия уртак предприятиесе генераль директоры,

Бүләкләре

Дәүләт бүләге (2000) автомобильләр төзү сәнәгате өчен яңа ПВХ-пластизольләр җитештерүне уйлап тапканы һәм гамәлгә керткәне өчен бирелә.