Биографиясе

1820 елның 30 сентябре, Түбән Новгород губернасы, Васильевск өязе Плетниха авылы — 1868 елның 20 ноябре, Түбән Новгород губернасы Болобоново авылы.

1939 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Казанның Икенче ир балалар гимназиясендә, 1840 елдан Казан университетында эшли.

1850–1855 елларда Демидов юридик лицее (Ярославль шәһәре) директоры.

Хезмәтләре планеталарны, Айны, астероидлар һәм йолдызларны күзәтүгә карый. 1842 елда Н.И.Лобачевский һәм Э.А.Кнорр белән бергә Кояшның тулысынча тотылуын күзәтү өчен Пензага бара.

Орион томанлыгын өйрәнү белән шөгыльләнә.

Әдәбият 

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2002. Т. 1.