Чыгу урыны һәм вакыты

1930 елның 1 гыйнварыннан 1933 елның мартына кадәр Горький шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, 5 көнгә 1 тапкыр басыла, барысы 231 саны чыга.

ВКП(б)ның Түбән Новгород өлкә комитетының татар секциясе, 1932 елдан мәдәният һәм пропаганда бүлеге, 1933 елдан ВКП(б)ның Горький өлкә комитеты органы.

Мөхәррирләре — Р.Аббасов, Г.Гыйзәтуллин.

Актив авторлары арасында — С.Бакиев, Х.Газизов, В.Садри, Д.Фатыйхи, Ш.Хөсни һ.б.

Юнәлеше

Газетада иҗтимагый-сәяси тематикага зур урын бирелә.

1932 елның ахырыннан үзенчәлекле язмаларның саны кими, төп урын совет хөкүмәтенең карарларына, агитация-пропаганда материалларына бирелә.

Басма җирле совет оешмалары эшчәнлеген активлаштырырга, 4 елга 1 нче бишьеллык планнарын үтәргә, «солтангалиевчелек» белән көрәшергә чакыра.

«Партия тормышыннан», «Җирле советлар турында», «Эшчеләр тормышы», «Авыл хуҗалыгы», «Дингә каршы», «Яңалиф» рубрикаларында большевиклар партиясе тарихы, күмәкләштерү барышы, комсомол һәм пионер хәрәкәте һәм башкалар турындагы язмалар урнаштырыла.

Төбәк мәсьәләләренә караган язмалар, нигездә, кыскача мәгълүмати характерда була. Аларда татар балалар бакчалары, мәктәпләр, клублар, театрлар ачылу һәм аларның эше турында хәбәр ителә.

Совет җәмгыятенә, кешеләр хезмәтенә дан җырлаган җирле яшь шагыйрьләр (Б.Әмин, Г.Галләмов, Н.Таһири, М.Фәйзи, Д.Фәтхи һ.б.) һәм язучыларның (Х.Мозаффаров, З.Хамидуллин һ.б.) әсәрләре басыла.

«Яңа авыл» төбәктә бердәнбер татар телендәге газета була.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – З.З.Гыйләҗев