Эчтәлек

1917 елның мартында Баку шәһәрендә «Идел буе мөселманнарының Милли Шурасы» каршында оештырыла. 1917 елның 4 октябреннән мөстәкыйль оешма. Җитәкчеләре: М.Х.Терегулов, Х.Х.Сәйфи. 150 ләп кешене берләштерә.

Татар эшчеләре арасында сәяси һәм мәдәни-агарту эшләре алып бара. Шәһәрдә совет хакимияте төшерелгәч, 1918 елның августыннан соң коммунистларның «Гуммет» оешмасы составына керә. Әгъзаларының бер өлеше Әстерхан шәһәренә эвакуацияләнә.

Әдәбият

Очерки истории Коммунистической партии Азербайджана. Баку, 1963.

Тагиров И.Р. В борьбе за власть Советов. Казань, 1977.

Автор – Р.Г.Хәйретдинов