1909 елның ноябрендә оештырыла.

Оештыручылары: Р.Үзбәков, С.Орлов, С.Биошев, А.Таниев, Х.Рәхмәтов, А.Агишов, С.Баһаветдинов, И.Ибраһимов, З.Юнысов, Х.Җанбулатов, А.Цурбаев, Я.Азизбаев, Б.Шәрәфетдинов, Ш.Шабаев, Ф.Тугиев, И.Хисаметдинов, Г.Тугиев.

Максаты: мохтаҗ мөселманнарга, мөселман мәдәни-агарту оешмаларына матди ярдәм күрсәтү. Эшен Харьков шәһәрендә һәм төбәгендә алып бара.

1917 елдан эшчәнлеге туктала.

Автор — Җ.С.Миңнуллин