ТАССР Халык мәгарифе комиссариаты һәм татар совет язучылары җәмгыяте органы.

«Безнең юл» журналы дәвамчысы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1930–1932 елларда Казанда татар телендә нәшер ителә.

Мөхәррире — Ф.Сәйфи-Казанлы.

Юнәлеше

Журналда әдәби әсәрләр, хәзерге татар әдәбиятына күзәтүләр дөнья күрә, әдәби процесс юнәлешләре һәм тенденцияләре анализлана.

Әдәби-тәнкыйть һәм сәнгать белеме материаллары татар мәдәниятендәге әһәмиятле вакыйгаларга багышлана: Г.Айдарскийның «Театр реконструкция чорында» (1930 ел, 2 нче сан), Г.Рәхимнең «Эшче» операсы турында» (1930 ел, 3 нче сан) һ. б.

А.Алиш, М.Әмир, И.Гази, М.Галәү, Ш.Камал хикәяләре, Х.Туфанның «Бибиевләр» (1930 ел, 5–6 нчы саннар) поэмасы, А.Айдарның «Ташбай» (1931 ел, 1–2 нче саннар) повесте, Ф.Хөснинең «Җир тыңлый» (1931 ел, 4 нче сан) романы, Һ.Такташның «Киләчәккә хатлар» (1932 ел, 4 нче сан), Ф.Кәримнең «Аникин» (1932 ел, 7 нче сан) поэмалары, К.Тинчуринның «Кандыр буенда» (1932 ел, 5 нче сан) пьесасыннан өзекләр һәм башкалар басыла.

Әдәбият

Мәрдиева М. Рухи тормыш көзгесе // Тонус. 1996. № 1;

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов