Биографиясе

1897 елның 1 марты, Орёл губернасы, Дмитриевск өязе Гнани авылы – 1970 елның 5 июле, Казан.

Казан ветеринария институтын тәмамлый (1924). 1924–1928 елларда хәрби ветеринария табибе.

1928–1959 елларда Казанда Фәнни-тикшеренү ветеринария институтында, 1959–1970 елларда Казан ветеринария институтында вирусология лабораториясе мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре йогышлы энцефаломиелит мәсьәләләренә һәм бу авыруга каршы дәвалау чаралары комплексын эшләүгә карый.

Бозауларның ашказаны-эчәк авыруларын булдырмау ысулларын һәм ацидофилин белән дәвалауны гамәлгә кертә. Беренче буларак ящур (тилчә) авыруы таралу үзенчәлеген тасвирлый.

Хезмәтләре

Энцефаломиелит (менингит) лошадей и борьба с ним. Казань, 1946.

Ликвидация ящура в первичном очаге. М., 1956.

Сохранение поросят. Казань, 1956.

Искоренение ящура. Казань, 1964.

Истребление мышевидных грызунов на животноводческих фермах. Казань, 1964.

Әдәбият

Шубладзе А.К., Гайзамович С.Я. Краткий курс практической вирусологии. М., 1954.

Комаров Н.М. Итоги развития зоогигиены за 40 лет // Труды Всесоюзного института экспериментальной ветеринарии. М., 1959. Т.12.

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). Казань, 2006.