- РУС
- ТАТ
радиоэлектроника өлкәсе галиме, физика-математика фәннәре докторы (2001), ТРның атказанган югары мәктәп хезмәткәре (2007)
1964 елның 15 июнендә Казанда туа.
1987 елда Казан авиация институтын (хәзер Казан техник университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли (бүленеп: 1992–1996 елларда Казан радиоэлектроника фәнни-тикшеренү институтында), радиоэлектрон һәм телекоммуникацион системалар кафедрасы профессоры (2001 елдан).
Хезмәтләре мобиль коммуникацион системаларда сигналларны эшкәртү-алмашу модельләренә һәм алымнарына, мәгълүматны оптимальләштерүгә карый.
Надиев очраклы нәгаусс сигналларның яңа ихтималый модельләрен эшли; нәгаусс комачаулыклар комплексында күбэлементлы очраклы сигналларны комачауга тотрыклы итү алымнарын тикшерә.
Оптимальный приём многопозиционных сигналов при комплексе шумовых и импульсных помех с произвольными флуктуациями // Радиотехника. 1990. № 12 (автордаш);
Многоотсчётная совместная обработка многопозиционных сигналов при комплексе негауссовских помех // Радиоэлектроника. 1991. № 1 (автордаш);
Марково-смешанные полигауссовы вероятностные модели случайных процессов // Телекоммуникации. 2000. № 1;
Сотовая связь стандарта GSM: Современное состояние, переход к сетям третьего поколения. М., 2004 (автордаш).
Автор — Р.Г.Усманов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.