Авыл хуҗалыгы файдалану җирләренең продуктлылыгын арттыру һәм мәйданнарын киңәйтү өчен аларны яхшырту белән халык элекке заманнардан ук шөгыльләнгән. Россиядә бу чаралар «кырларны төзәтү», «җирләрне чистарту», «җирләрне яхшырту» дип аталган. Мелиорация төшенчәсенең мәгънәсе киң, табигый байлыклардан файдалану елдан-ел интенсивлаша барган саен, аның эчтәлеге тулылана бара. Мелиорациянең барлык төрләренә агротехник алымнар өстәлә, алар мелиорацияләнүче җирләрне авыл хуҗалыгында файдалану һәм культуралаштыру эшләре составына керә.

Совет хакимияте елларында мелиорацияне оештыруга дәүләт зур әһәмият бирә, эшләрнең күләме сизелерлек арта, фән һәм техника казанышларыннан файдалану шактый үсә. Бу тармакны гамәлгә кертү өчен урыннарда махсус идарә органнары булдырыла. Татарстанда 1922 елда ТАССР Җир эшләре халык комиссариаты каршында Җир төзү һәм мелиорация идарәсе оештырыла (1961 елда ТАССР МС каршындагы Су хуҗалыгы идарәсе итеп үзгәртелә), аның карамагында «Мелиоводстрой» конторасы оештырыла (1962 елда «Водстрой» төзү-монтаж идарәсе итеп үзгәртелә, 1965 елда ТАССР МС каршында Мелиорация һәм су хуҗалыгы идарәсе, 1966 да «Мелиоводхоз» тресты, 1968 елда Татарстан АССР Мелиорация һәм су хуҗалыгы министрлыгы оештырыла, 1970 елда — «Мелиоводстрой» тресты, 1989 да «Татводмелиорация» төзелеш-эксплуатация җитештерү берләшмәсе (1993 елдан «Татмелиорация» ҖБ, 1996 елдан «Татмелиорация» траст компаниясе» АҖ).

ТРда мелиорация төрле юнәлешләрдә алып барыла. Гидротехник мелиорация киң үсеш ала, ул сугару, плотина, сусаклагычлар, киптерү каналлары төзү юллары белән җирләрнең су режимын тамырдан үзгәртүне тәэмин итә. Химик мелиорация гамәлгә ашырыла, ул, известь (к. Туфракны известьләү), гипс, фосфорит һәм доломит оннары, туфрак структурасын барлыкка китерүче сополимер һ.б. мелиорантлар кертеп, туфракны яхшырта. Культуралы-техник мелиорация яткын җирләрне үзләштерү һәм яхшырту, аларны культуралы басуларга әйләндерү эшләре комплексын үз эченә ала. Туфрак саклау мелиорациясенә җирләрне юылудан, су юып ашалудан саклау чаралары керә. Туфрак саклаулы игенчелектә эрозиягә каршы ком­плекслы эшләр үрнәге булып Биектау районының «Чулпан» күмәк хуҗалыгында кулланылучы система санала, анда 6 мең га мәйданда эрозиягә чыдам, продукция потенциалы югары булган игенчелек алып барыла (кара Адаптив агроландшафтлы игенчелек системасы). Агроурман мелиорациясе урман полосалары утырту һ.б. агротехник чаралар үткәрә, әлеге чаралар туфрак һәм һава корылыгы, коры җилләр, туфрак эрозиясе һәм тышкы тирәлекнең башка уңайсыз шартлары белән көрәшкә юнәлтелә. Фитомелиорация — мелиоратив культуралар (борчак, вика, донник, люпин, рапс һ.б.), болын мелиорациясе күпьеллык үләннәр чәчү юлы белән гамәлгә ашырыла.

Биомелиорация туфрак структурасын файдалы микроорганизмнар, яңгыр суалчаннары кертеп яхшыртудан гыйбарәт. Хәзерге вакытта ТРда «2006–2013 елларда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә җирләрне тамырдан яхшырту буенча мелиорация эшләре» һәм «2012–2014 елларда Татарстан Республикасында гидротехник корылмаларны яңадан торгызу буенча мелиорация эшләре» максатчан республика программалары гамәлгә ашырыла. Мелиорациянең төрле төрләре белән ТРда шулай ук «Татмелиорация идарәсе» Федератив бюджет дәүләт учреждениесе, «Татагрохим» АҖ, «Татагрохимсервис» АҖ һ.б. шөгыльләнә.

Әдәбият          

Колпаков В.В., Сухарев И.П. Сельскохозяйственные мелиорации. М., 1988.

Авторлар — Ф.Н.Сафиуллин, Р.М.Низамов