Югары агымында Инча исемендә йөри.

Озынлыгы 23,3 км, бассейнының мәйданы 264,6 км2. Әлки районы территориясеннән ага. Елга башы Югары Колчура авылыннан 1,2 км көнбатыштарак, тамагы Түбән Әлки авылыннан 3 км көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 137 м, тамагыныкы – 81 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 18%.

Атаның 4 кушылдыгы бар, аеруча зурлары: Борнай (15,4 км) –  уң, Шәпкә (11,5 км) – сул кушылдыгы. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,25 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,01 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 60 мм, ташу агымы катламы 40 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,022 м3/с. Түбән агымында елга кибә.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, җәен 500-700 мг/л.

Елга бассейнында гомуми күләме 686 мең м3 булган 2 буа бар.

Су ресурслары сугару өчен кулланыла.