Тарихы

1731 елга кадәр нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Ильинское буларак та искә алына. 1860 елларга кадәр халкы удел (1790 елларга кадәр – сарай) крестьяннары катлаывына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе, тимерчелек, икмәк саклау-сату кибете, 2 бакалея кибете, су тегермәне, поташ заводы эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 454 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Мыс Чаллысы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Шилнәбаш авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда Молотов исемендәге колхоз оештырыла. 1948 елдан авылда – «Новый путь» колхозы (үзәк утары – Шилнәбәш авылы), 1957 елдан – «Татарстан» совхозы (үзәк утары – «Татарстан» совхозы поселогы), 1964 елдан – Чаллы терлек симертү совхозы, 2002 елдан – «Челнинский» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2007 елдан «Шилнәбаш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге һәм дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Халык саны

1859 елда – 248,
1870 елда – 476,
1906 елда – 513,
1920 елда – 437,
1926 елда – 351,
1938 елда – 517,
1949 елда – 246,
1958 елда – 1236,
1970 елда – 136,
1979 елда – 109,
1989 елда – 48,
2002 елда – 31,
2010 елда – 44,
2020 елда – 78 кеше (руслар, татарлар).