«Ялкын» журналы

Чыгу урыны һәм вакыты

1924 елның мартыннан Мәскәүдә, 1951 елдан Казанда татар телендә нәшер ителә.

Исеме үзгәрә: 1924–1928 елларда — «Кечкенә иптәшләр», 1928–1932 елларда — «Октябрь баласы», 1933–1941 елларда — «Пионер каләме» (1941–1950 елларда чыкмый), 1951 елдан — «Пионер», 1957 елдан — «Ялкын».

Журналны оештыручы — шагыйрь М.Җәлил.

Мөхәррирләре — Х.Курмаев, М.Җәлил, Р.Хәмиди, Л.Гыйльми, Г.Хәбибуллин, А.Әхмәт, Л.Ихсанова, Г.Мөхәммәтшин, Р.Хафизова, Р.Туфитуллова, Җ.Дәрзаманов, Э.Закирова, Й.Миңнуллина, И.Фазуллин (2017 елдан).

Авторлары арасында — Г.Кутуй, А.Мохтаров, Ш.Усманов, М.Крымов, А.Алиш, Җ.Тәрҗеманов, Ш.Мөдәррис, М.Әгъләмов, Р.Зәйдулла, Л.Лерон, С.Гаффарова, Л.Янсуар һ.б.

Юнәлеше

Журнал 10–16 яшьлек яшүсмерләргә юнәлтелә, игътибар үзәгендә — аларның тормышы, мәнфәгатьләре һәм проблемалары.

Дидактик характердагы материаллар, әдәби әсәрләр басыла.

Мәдәният һәм сәнгать турындагы мәкаләләр белән «Ялкын» үсеп килүче буында сәнгати зәвык тәрбияләргә омтыла.

Яшьләрнең кумирлары турындагы мәкаләләргә, татар мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре белән әңгәмәләргә зур урын бирелә.

Бүләкләре

Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенең «Бәллүр каләм — Хрустальное перо» (1999, 2005 еллар), Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге бүләкләренә (2006 ел) лаек була. «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Фат­кул­ли­на Р.  «Ял­кын» и детская ли­те­ра­ту­ра // Детская ли­те­ра­ту­ра. 1979. №9; 

Ха­фи­зо­ва Р. Ур­так эше­без // Со­вет мәк­тә­бе. 1984. №5; 

Мөс­ли­мо­ва Ф.  «Ял­кын» – дус­лык уча­гы // Та­тар­стан. 1999. №5; 

Га­ли­е­ва А. Сик­сән­дә дә ул ба­ла // Ка­зан ут­ла­ры. 2004. №3;

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.