Чыгу урыны һәм вакыты

1908 елның 17 ноябреннән 15 декабренә кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, барлыгы 5 саны чыга.

Нәшире һәм мөхәррире В.С.Андреев.

«Восточный курьер» «Волжский листок» газетасын вакытлыча туктатып торганда барлыкка килә, аның хезмәткәрләре «Восточный курьер» редакциясендә эшли башлый.

Юнәлеше

Үзен иҗтимагый-сәяси һәм әдәби газета дип игълан итсә дә, аның эчтәлеге бу билгеләмәгә туры килми. Россия газеталарыннан күчереп басылган, обывательләр, мещаннар зәвыгын гына канәгатьләндерерлек материалларга зур урын бирелә. Эчтәлекләре җәнҗалга, шаккатыруга корылган хәбәрләр, көн яңалыклары, репортажлар, Казанны төзекләндерү турында мәгълүматлар, банклар эшчәнлеге хакында кыскача хисаплар һәм башкалар басыла.

«Театр һәм музыка» рубрикасында (аны Казанның танылган әдәбиятчысы Н.Ф.Юшков алып бара) спектакльләр турында белешмәләр, рецензияләр, булачак гастрольләр һәм музыкаль кичәләр хакында белдерүләр бирелә.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Г.Р.Заманова