РКП(б)ның Уфа губерна комитеты каршындагы губерна ревкомы һәм татар-башкорт секциясе каршындагы татар-башкорт эшләре буенча Уфа губерна бүлеге органы буларак чыга башлый.

Чыгу урыны һәм вакыты

1919 елның июненнән 1922 елның июленә кадәр татар телендә нәшер ителә, башта атнага 2–4 тапкыр, аннан соң атналык булып басыла, барысы 139 саны чыга.

Исеме үзгәрә: 1919–1920 елларда «Кызыл юл», 1920 елның мартыннан 1921 елның мартына кадәр — «Шәрекъ ярлылары», 1921 елның 5 апреленнән, — «Урал».

Мөхәррирләре — Г.Алпаров, С.Атнагулов, Ф.Әхмәтов, С.Бәдриев, Г.Гомәров, Г.Касыймов, М.Тимербаев, Ә.Хәбиби, Г.Ходаяров, З.Шәркый һ.б.

Актив авторлары арасында — Н.Бикми, М.Гафури, Х.Кәрим, Э.Рәмиев, М.Тимербай, Н.Хәким, Ш.Ходайбирдин, Ш.Чурай, Ф.Сәйфи-Уфалы һ.б.

Төп сәхифәләре: «Кызыл фронтта», «Россиядә Советлар», «Партия тормышыннан», «Чит илдә», «Татар-Башкорт илендә» һ.б.

Юнәлеше

Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты хәбәрләре, партия һәм хөкүмәт җитәкчеләре чыгышлары басыла.

Газета буржуазия белән көрәшкә чакыра, Уфа губерна партиясез хатын-кызларның 1 һәм 2 нче конференциясе, Уфа губерна советларының 6, 7, 8 нче съездларын, 3 нче Интернационалның 2 нче Конгрессы эшен яктырта.

Басманың беренче елларында татарлар һәм башкортлар тормышына зур игътибар бирелә, шул исәптән Татар һәм Башкорт республикалары статусы мәсьәләләре турында фикер алышына.

Татар мәдәнияте турында материаллар, М.Гафури, Г.Гомәров, Х.Ильяси, А.Кормашев, Ә.Насыйри, Ә.Тангатаров һәм башкаларның шигырьләре, башка авторларның фельетоннары һәм хикәяләре басыла.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – З.З.Гыйләҗев