Чыгу урыны һәм вакыты

1906 елның июненнән ноябренә кадәр Уральск шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барысы 6 саны чыга.

Нашире һәм мөхәррире — К.Мотыйгый, фактик җитәкчесе — Г.Тукай.

Журнал күләме — 16 бит, К.Мотыйгый басмаханәсендә басыла.

Күп язмаларның авторлары — Г.Тукай һәм К.Мотыйгый; шулай ук Петербургның «Стрела» журналыннан да тәрҗемәләр басыла.

Тукай мәкаләләре төрле псевдонимнар белән чыга (күп очракта — Шүрәле).

Юнәлеше

 Сатирик язмалар, юмористик хикәя һәм шигырьләр, шулай ук текст язулары белән эчке һәм тышкы сәясәт темасына карикатуралар басыла.

«Уклар» материаллары татарлар арасында грамоталылыкны тарату, фәнни белемнәрне популярлаштыру, илдә һәм дөньядагы хәлләрдән хәбәрдар булуны алга сөрә, анда торгынлыкка, аерым алганда, тәрәккыятькә комачаулаучы муллаларга каршы юнәлдерелгән язмалар дөнья күрә.

Редакция фикеренчә, алар гади халыкка югарыдан карыйлар, мәдрәсә һәм мәктәпләрдә искергән алымнар белән укытуны хуплыйлар. Журналда иске карашлы дин әһелләре арасында мөселман уку йортлары дини фанатиклык чыганагы булып тора дигән фикер яңгырый.

«Уклар» мәгърифәтне реформалаштыру идеяләрен, дөньяви тәртип кертүне, шәкертләрнең иҗади уйлавын үстерүне яклый.

Редакция 1905–1907 еллардагы революциянең демократик казанышларын якларга, татар халкының милли һәм социалистик үзаңын үстерүгә булышлык итәргә омтыла. «Уклар» иске карашлы һәм либераль юнәлешле «Бәянелхак», «Йолдыз», «Тәрҗеман», «Өлфәт» кебек татар газеталары белән актив бәхәсләшә.

Журналда фельетон, памфлет, шаян шигырьләр кебек жанрлар, диалог, риторик сорау, хат формасындагы материаллар киң кулланыла.

Күп карикатураларны рәссам Н.Г.Калентьев (псевдоним Н.К.) ясый, рәсем астына язылган язулар татар һәм рус телләрендә басыла.

Әдәбият

Гимадиев У.И. Сила сатирического слова. Казань, 1987; 

Галиева Р.М. Роль журнала «Уклар» в развитии татарской сатирической журналистики // Информационное поле современной России: Практики и эффекты. Казань, 2006;

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – Р.М.Галиева