Оешуы

ТАССР Халык комиссарлары советының 1928 ел 12 сентябрь карары нигезендә Гыйльми үзәкнең 1928 елның 1 августында гамәлдән чыгарылган Татарстан төбәкләрен өйрәнү бюросына алмашка оештырыла.

Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте республикада төбәкне өйрәнү хәрәкәтен координацияләүче төп органга әверелә. Җәмгыятьне оештыруга 3 нче Бөтенроссия төбәкне өйрәнү конференциясенең (1927) төбәкне өйрәнү эшен социалистик төзелешнең гомуми планына кертүне күздә тоткан карарлары этәргеч бирә.

Әзерлек эшләре белән оештыру комитеты шөгыльләнә: рәисе – И.Ш.Рәхмәтуллин (Мәгариф халык комиссариатыннан), аның урынбасары – Н.-Б.З.Векслин (Дәүләт план комитетыннан), гыйльми секретарь – Р.Ш.Таһиров (Шәрекъ педагогика институтыннан).

Баштарак җәмгыять – Татар мәдәнияте йорты карамагында, 1930 елдан Татарстан икътисад фәнни-тикшеренү институты җитәкчелегендә эшли.

Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте эшчәнлеге чорында 11 шәһәрдә, шулай ук республика волостьларының кайберләрендә (Минзәлә, Чаллы, Зөя, Бөгелмә шәһәрләрендә, Лаеш, Кукмара, Тәмте, Әлки авылларында һәм башкаларда) җирле бүлекчәләр челтәре булдырыла.

Җәмгыять төрле өлкәләрдә зур белгечләр, галимнәр җитәкчелегендә һәм алар ярдәме белән җирле төбәкне өйрәнүче кадрлар әзерләү мәсьәләсен бурыч итеп куя.

Төзелеше

Җәмгыятьнең идарәче һәм башкарма органы 2 елга сайланулы үзәк советтан (рәисе И.Ш.Рәхмәтуллин) һәм 7 кешедән торган президиумнан гыйбарәт була.

Үзәк совет 10 секцияне берләштерә:

  • сәнәгатьикътисад;
  • авыл хуҗалыгы;
  • урманчылык;
  • транспорт һәм элемтә;
  • табигать;
  • атмосфера, туфрак, җир асты байлыклары һәм су;
  • мәдәният һәм көнкүреш;
  • медицина;
  • музейлар;
  • фотография.

Үзәк совет пленумы кимендә елга 1 тапкыр чакырыла.

Эшчәнлеге

Җәмгыятьнең төп өйрәнү объектлары – табигать һәм аның казылма байлыклары, икътисад, көнкүреш, республика халкының физик халәте.

Җәмгыять республикадан читтә яшәгән татар халкының тормышын төрле яклап өйрәнү мөһимлеге мәсьәләсен күтәргән бердәнбер оешма була. Татарларның таралып урнашуының тулы этнографик картасын төзү һәм әлеге төркемнәрне өйрәнү күздә тотыла.

Мәдәният һәм көнкүреш секциясе бик актив эшли, ул тарих, археология һәм этнография мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Кулъязмалар, төрле чорларга караган кабер ташлары тарихын өйрәнүгә, кабер ташлары язмаларын теркәүгә һәм риваятьләр җыюга зур әһәмият бирелә. Төбәктә яшәгән аерым халыкларның үзара мөнәсәбәтләре, Идел буенда татарлар һәм болгарлар урнашу мәсьәләләре ачыклана.

Секция төбәк тарихы буенча мөһим темаларны билгели: «Урта һәм Түбән Идел буе тарихы» (Н.Н.Фирсов), «Казан хәрби округы» (Н.Ежов), «Казан төбәгендә крәстияннәр кузгалышлары тарихы».

Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыятенең төп эш формасы аерым районнарны планлы рәвештә өйрәнү өчен комплекслы экспедицияләр оештырудан гыйбарәт була. Һәр экспедициядә археология, тарих, тел белеме, фольклор, этнография, сәнгать белгечләре катнаша.

1929 елда мәдәният һәм көнкүреш секциясе 2 этнографик-лингвистик экспедиция оештыра (Җ.Вәлиди һәм Н.И.Воробьев – Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче карин һәм глазов татарлары төркемнәрен өйрәнү максаты белән; Т.Ченәкәй – Оренбург өлкәсенә һәм Башкортстанга татар фольклорын җыю өчен).

Шул ук елда Бөгелмә районы Урыссу авылында археологик эзләнүләр һәм каберлекләрне казып тикшерү эшләре башкарыла. П.Е.Корнилов болгар-татар каберлекләрен һәм авыл сәнгатен өйрәнә, Н.Ф.Калинин һәм М.Г.Худяков Борисково авылы янындагы Пыяла заводы урынында археологик эзләнү һәм Биләр шәһәрлеген топографик яктан өйрәнү эшләре алып бара.

Җәмгыять, Музейлар, борынгы истәлекләрне саклау һәм табигать эшләре бүлеге белән берлектә Н.Ф.Калинин, В.В.Егерев, З.Акчурина һәм башкалар катнашында Казан Кремлендә археологик казу эшләре уздыра. Ул республика территориясендә археологик тикшеренүләр вакытында А.С.Башкиров һәм В.Н.Сементовский җитәкчелегендәге Шәрекъ халыклары институты һәм Шәркыять белеме фәнни ассоциациясе белән хезмәттәшлек итә.

1928–1929 елларда Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте тарафыннан ТАССР һәм РСФСРның төрле учреждениеләре һәм оешмалары күрсәтмәләре буенча 34 экспедиция оештырыла. Экспедиция нәтиҗәләре буенча гамәли конференцияләр уздырыла.

Мәдәният һәм көнкүреш секциясе татар телендәге фәнни терминнарны җыю, татар теленең орфографиясен эшләү буенча эш алып бара, Җ.Вәлидинең «Татар теленең тулы сүзлеге»н (1–2 кисәк, 1927–1929) төзүдә, шулай ук Зур совет энциклопедиясенә материаллар әзерләүдә катнаша.

Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте 1920–1930 елларда Татарстанда музей эшләре үсешендә зур роль уйный. Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыятен Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте белән бергә кушканнан соң, мәдәният һәм көнкүреш секциясенең эше активлаша.

Кыска гына вакыт эчендә Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте төбәкне өйрәнүче көчле үзәккә әверелә, ул татар халкы тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертә.

Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыятенең эшчәнлеге төбәкне өйрәнүче оешмалар белән көрәш чорында 1931 елда туктатыла.

Басмалары

Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыятенең экспедиция эшчәнлеге нәтиҗәләре «Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте Үзәк советының таныштыру бюллетене»ндә («Осведомительный бюллетень Центрального совета Общества изучения Татарстана», 1929, №1–3) басыла.

Җәмгыять тарафыннан 3 журнал, шул исәптән төбәк тарихын чагылдырган фәнни-популяр «Татарстан» журналы нәшер ителә (1929 елдан).

Аерым басмалар да чыга, мәсәлән, Г.Рәхимнең «Авыл тарихын монографик тасвирлау методикасы» («Методика монографического описания истории села», 1930) дөнья күрә.

1930 елда 3 томда «Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте хезмәтләре» («Труды общества изучения Татарстана») басыла (1 нче том тарих, этнография, археология һәм татар теле мәсьәләләренә багышлана). Материалларның бер өлеше 1929 елда Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыятенә кушылган Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте әгъзалары тарафыннан әзерләнә.

Әдәбият

Векслин Н.Б. Изучение Татарстана за 10 лет (1920–1930) // Очерки по изучению местного края. Казань, 1930.

Федорова Н.А. К истории Общества изучения Татарстана // Народы Среднего Поволжья: история, культура. Казань, 1993.

Зайцев А.В. Исторические учреждения Республики Татарстан в 20-30-е годы XX века. Казань, 1998.

Автор – А.В.Зайцев